erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Элвин Грей ничек концертларга 3 яшьтән 80 яшькә кадәр аудитория җәлеп итүен сөйләде

Башта җырчыны яшүсмерләр тыңлады, аннан соң олылар, аннары гына үз яшьтәшләре игътибар итә башлады.

Җырчы Радик Юльякшин ничек концертларга 3 яшьтән 80 яшькә кадәр аудитория җәлеп итүен сөйләде. Ул бу турыда “100% Татарстан” проекты өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсы вакытында әйтеп үтте.

“Ул бик киң. 3 яшьлек балалар да, өлкән әби-бабайлар да бар. Статистика буннча карасаң, минем аудитория – 20дән 45 яшькә кадәрле кешеләр. Мин мәктәп бетергәч яза гына башлаган чорда мине бары кызлар гына тыңлады. Ул вакытта интернет юк иде, хатлар яздылар. Миңа аларны пакетлар белән китерә иделәр”, – диде Юльякшин.

Күпмедер вакыттан соң Юльякшин “Ашкына гомер” җырын яза, нәкъ шул җыр аша аңа олы яшьтәгеләр игътибар итә, аны җитди чараларга чакыра башлыйлар.

“Дуслар, мәхәббәт турында җырлар яза башладым. 18 яшьтән өлкәнрәкләр дә кызыксына башлады. Башта яшүсмерләр, өлкән буын булды, тик урта буын булмады”, – ди җырчы.

Әкренләп Элвин Грей урта яшьтәгеләр өчен дә контент төзи башлый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Хәзер безнең концертларда 3 яшьтән 80 яшькә кадәрле кешеләрне очратырга мөмкин”, – диде артист.

Интервьюның тулы варианты sntat.ru сайтында басылачак. Видео вариантын «Татар-информ»ның  YouTube каналында карарга мөмкин.

Телевизор экраннарында “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” “Татарстан 24” каналында шимбә көнне 18.30да, якшәмбе – 13.30да чыгачак.

https://www.tatar-inform.ru/news/culture/12-09-2020/elvin-grey-rasskazal-kak-privlek-na-kontserty-auditoriyu-ot-3-do-80-let-5770550

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X