erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эльвина Мәскәүгә барачак

Котлыйбыз.

21 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Татарстанда һөнәри осталык буенча Абилимпикс республика чемпионаты үтте.

 Ул сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында оештырыла. Быел анда барлыгы 14 яшьтән 65 яшькә кадәр булган 600 конкурсант катнашкан. Җиңүчеләр ноябрь ахырында Мәскәүдә үтәчәк чемпионатта Татарстан данын яклаячак.

“Абилимпикс-2020” республика чемпионатының төбәк этабы Арча педагогика көллиятендә узды. Анда өч категориягә бүленеп – укучылар, студентлар, белгечләр – энә һәм ыргак белән бәйләү буенча ярыштылар. Эшләргә экспертлар бәя бирде.

Ярыш тантаналы чара белән башланып китте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина, социаль яклау бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлнара Фәйзрахманова катнашучыларны сәламләп, теләкләрен җиткерделәр.

– Бу истәлекле вакыйга. Авыр тормыш шартларында калган очракта да ныклы ихтыярлы, җиңүгә, укуда да, эштә дә югары үрләргә омтылучан булуыгыз белән сез бик күпләргә үрнәк, – диде педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова.

Бу көнне ярышта катнашучылар энә һәм ыргак белән бәйләү осталыгын  күрсәттеләр. Санаулы гына вакыт эчендә алар билгеле бер әйбер бәйләргә тиеш. Экспертлар аларның әзерлекләренә, бизәлешкә, сыйфатка, шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләрен саклауларына да игътибар итте.

Арча районыннан ярышта “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнеп чыкканнар һәм тәрбияләнүчеләр Гөлназ Денисова, Сәфәргөл Холмуратова, Гүзәл Абдуллина, Эльвина Госманова, Айгөл Муллагалиева, Алсинә Кәлимуллина катнашты.

–  Тернәкләндерү үзәгендә без балаларны тегәргә, чигәргә, ризыклар пешерергә өйрәтәбез. Шулай ук түбәтәй дә чигәләр, җыр, бию буенча да түгәрәкләр бар. Бәйгеләрдә катнашалар, җиңүләр дә яулыйлар. Сәфәргөл, Гүзәл, Эльвина узган ел да бу ярышта катнаштылар. Быел да килдек. Узган ел урын алмасак та, зур тәҗрибә тупладык. Безнең өчен киләчәккә ышаныч белән яшәргә этәргеч булды ул, – диде үзәкнең хезмәт буенча инструкторы Гөлнара Салихҗанова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйгедә катнашучы якташларыбызның кайберләре белән якыннанрак танышыйк. Гөлназ Денисова энә белән бәйләү остасы.

– Бала карыйм. Аңа кадәр кибеттә эшләдем. Энә белән бәйләргә өйрәндем. Күптәннән инде. Апа да өйрәтте, интернеттан да карап бәйлим. Бу шөгыль миңа бик ошый, – диде ул.

Алсинә Кәлимуллинага җанатарга әнисе Люция дә килгән. Алсинә үзе бик җитди. Шуңа аның фикерләрен чуалтырга теләмәдем, әнисе белән аралашып алдым.

– Алсинә 2нче мәктәптә укый. Укытучысы Алсу Илсуровна бик күп нәрсәгә өйрәтте. Тернәкләндерү үзәге үзе бер тормыш мәктәбе, – диде Люция. – 6 кызыбыз бар. Өчесе кияүдә инде. Барысы да кул эшләрен белә. Кайсы тегә, кайсы чигә. Алсинә кызыма бәйләү ошый.

– Гүзәлнең дә кулыннан килмәгән эше юк. Аның белән күптәннән таныш. Ул төрле республика бәйгеләрендә катнашып җиңүләр яулады. Укып юрист дипломы алды. Бәйләү, тегү белән дә шөгыльләнә, – диде Гөлнара Салихҗанова. – Эльвина Госманова Мөрәле авылыннан. 21 яшь. 5 яшеннән тернәкләндерү үзәгенә йөрде. Кул эшләрен өйрәнде. Тегә дә, чигә дә.

– Беренче әйберемне 8 яшемдә бәйләдем. Шарф иде ул. Узган ел ярышта ыргак белән бәйләгән идем. Бу юлы энә белән, – диде Эльвина.

Эльвина Госманова ярышта беренче урынны һәм Мәскәүдә үтәчәк чемпионатта катнашу хокукын яулады. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X