erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Елый-елый эшлим...

Танышым шалтыратты.

Бәйрәм белән котлый.

- Нишлисең? - дип сорыйм.

- Елый-елый бакчада эшлим, - ди.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Нишләп елыйсың? - дим.

- 9 май бит! Ничек еламыйсың? Әти белән әнине кызганып елыйм. Радиодан үзәк өзгеч музыкалар уйный. Радионы бакчага алып чыгып куйдым. Сугыш нинди михнәтләр күрсәткән аларга! Әти сугыштан сәламәтлеге бетеп кайткан. 60нчы елларда үлде. Әни ялгыз 5 баланы аякка бастырды. Үзе тыл ветераны. Колхозда ач килеш нинди авыр эшләрне башкарганнар. Ялгыз 5 баланы үстерүе әллә ансат булганмы? Шул каһәр төшкән сугыш аркасында ялгыз калган бит инде ул! Гаҗизлектән үксеп-үксеп елаганнары әле дә үзәкләрне өзә. 80дә тулмыйча йөрәк белән үлеп китте. Үләренә бер атна кала сөйләшеп утырдык. Бәхетсез булдым, диде. Шул каһәр төшкән сугыш...

Телефон өзелде. Танышым елый иде... Кабаттан шалтыратмадым. Юатыр сүз юк иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X