erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эмир хәзрәт Миңнемуллин: «Ирләрдән чүпрәк ясаучы — хатын-кыз»

Ир баланы тәрбияләү, аны дөрес юлга юнәлдерү һәр ата-ананың иң мөһим бурычы булып тора. Ислам буенча тәрбияләүнең нечкәлекләрен Арчаның имам-мөхтәсибе Эмир хәзрәт Миңнемуллиннан сораштык.

Эмир хәзрәт, хәзер балаларга руслашкан, хәтта чит ил исемнәрен кушалар. Ислам буенча ярыймы ул яки юкмы?

Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә балаларыгызга күркәм исемнәр бирегез, чөнки ул исемнәр белән аларны кыямәт көнендә чакырачаклар, ди. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә дә үзегезне һәм үзегезнең гаиләгезне җәһәннәм утыннан сакларга куша.

Бүген мөфтият тарафыннан да исемлек булдырыла, ул безнең татар мөселман исемнәре. Руслашкан исемнәр булмаска тиеш. Татарлар күбрәк татар исемнәре сайласыннар иде.

Исемнең тормыштагы роле һичшиксез. Мәгънәле исем гомер буе кеше белән янәшә атлаячак.

Пәйгамбәребез (с.г.с.) үзенең балаларына да Абдулла, Әминә, Мәрьям дигән матур исемнәр кушкан. Андый исемнәр милләтне дә үстерергә ярдәм итә.

Малайларны тәрбияләү буенча нинди үзенчәлекләр бар?

Булачак ир-атта — җаваплылык, батырлык, юмартлык кебек сыйфатларны тәрбияләү кирәк. Тәҗрибәле психолог һәм күп балалы ана әйтә: «Әгәр сез мөстәкыйль ир кеше үстерергә телисез икән, ул үзе карар кабул итсен, үзе сайласын. Аның өчен барысын да хәл итмәгез. Бәйсез булуын теләсәгез, аңа барысын да эшләргә рөхсәт итегез. Әгәр лаеклы егет үстерергә телисез икән, аны кимсетмәгез».

Кадак кагу, идән юу кебек гади эшләр гаиләдә өйрәтелергә тиешме?

Әлбәттә. Аннан тыш, әти кешегә башка бурычлар да йөкләнә. Мәсәлән, атта йөрү, йөзәргә өйрәнү. Алар Пәйгамбәребез (с.г.с.)ның сөннәтләре булып тора. Һәм, һичшиксез, баласына билгеле бер юл күрсәтү һәм бер шөгылен табарга ярдәм итү шулай ук әти кешенең бурычы.

Элек гарәпләрдә баланы кечкенәдән әни кеше тәрбияли торган булган. Мәсәлән, Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә кечкенәдән тәрбиягә үзенең сөт анасы Хәлимәгә бирелә.

Безнең татарларда кечкенәдән тәрбияләү бар. Хәтерләвемчә, кечкенә чакта без авылга кайта идек, ә бабай безгә чүкеч һәм кадак тоттырып өйрәтә иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кызганыч, хәзер балага тәрбия бирү ата-ана өчен беренче урында түгел, чөнки алар үзләренең мәшәкатьләре өчен күбрәк борчыла. Шуңа күрә үсә төшкәч, бала белән ата-ана арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга.

«Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми», — дию дә дөрес. Хәзер баланы тудыру, үстерү проблемасы юк, аны тәрбияләү проблемасы бар.

Яңа туган баланың киемнәре малайныкына һәм кызныкына аерылырга тиешме?

Бала вакыттан ук малай һәм кызның киемнәре аерылып торырга тиеш. Ләкин бу финанс ягыннан тора, кемдер баланы алай киендерә алса, кемнеңдер андый мөмкинлеге юк.

Кечкенә чакта бала бик аңлап бетерми аңа нәрсә кидерткәннәрен, ләкин аңлый башлагач, малайга киңрәк киемнәр кидертү дөресрәк. Шәригать буенча да шулай. Унисекс кием киңәш ителми. Кызлар ир кешедән аерылып торырга тиеш.

Малайны тәрбияләү кемгә күбрәк йөкләнә? Әтисенәме яки әнисенәме?

Тулырак: Интертат сайтында

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X