erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җәен һава торышы кискен үзгәрергә мөмкин

Бу һава массаларының көнбатыштан көнчыгышка зональ күчешенә бәйле.

Төбәк климаты үзгәрү сәбәпле, җәйге чорда һава торышының кискен үзгәрүе булырга мөмкин. Бу хакта Россия гидрометеорология оешмасының ситуацион үзәге җитәкчесе Юрий Варакинга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренә караганда, бу һава массаларының көнбатыштан көнчыгышка зональ күчешенә бәйле.

«Температура тәүлек дәвамында ун-унбиш градуска артырга яки түбәнәергә мөмкин. Мәсәлән, плюс 25 градустан берьюлы ун градуска кадәр төшәргә мөмкин. Һәм, киресенчә, 20 градус җылылыктан соң 30 градуслы эсселек булырга мөмкин», - дип искәртә Варакин «Российская газета»да.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Синоптик июнь ахырында, июльдә Красноярск крае, Иркутск өлкәсе һәм Хакасиянең көньягында яшенле яңгырлар, көчле җил һәм елгаларның күтәрелүе ихтимал, дип кисәтә. Кубань һәм Терек елгалары бассейннарында яшенле яңгырлар аркасында су июль һәм август айларында күтәрелергә мөмкин, дип җиткерә ул.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X