erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Энә дә бүләк, дөя дә бүләк

Ике ай элек, газетага язылучыларыбыз арасында бүләкләр уйнату турында язганнан соң, редакциягә бер-бер артлы квитанцияләр килә башлады

 

Почта аша да, электрон адреска да, шәхсән үзләре китереп бирүчеләр дә көненә дистәләгән булды. Шулай итеп, бөтен шартларны да туры китереп, барлыгы 423 квитанция кабул иттек. Һәр килгән квитанциядәге исем, фамилияне килү тәртибе белән исемлеккә теркәп бардык. Шулай итеп, һәр катнашучының үз саны булды. Бүләк уйнату барышында әлеге саннар арасыннан очраклы рәвештә җиңүчеләр сайланды.

10 июль көнне көндезге сәгать 10да башланган бүләкләр уйнатуны безнең Инстаграм социаль челтәреннән күзәтергә мөмкин иде. Туры эфирны һәм бүләкләр уйнатуны “Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин алып барды. “Шуны искәртеп үтәргә кирәк, район газетасына язылгансыз икән, сез инде җиңүче. Чөнки атна саен ике тапкыр яңалыклар белән танышып, тормыш барышын күзәтәсез һәм үз фикерегезне җиткерә аласыз. “Арча хәбәрләре” һәм “Арский вестник” газеталарына язылучы һәркемгә рәхмәт әйтәбез. Сез укучыларыбыздан башка газетабыз була алмас иде”, – дип башлады ул үз чыгышын. Туры эфирга кушылучылар белән комментарийлар формасында аралашу оештырылды. Күп кенә кызыксындырган сорауларга җавап бирелде, укучыларыбыздан мактау һәм рәхмәт сүзләре алдык. Ә иң куандырганы – бүләк уйнатуны карарга дип килгән катнашучыларыбыз иде. Бөтенләй көтмәгәндә, уенны карарга дип, Арчадан Габделнур Фәттахов һәм Мөндештән Альберт Рамазанов килеп керделәр. “1983 елда Арчага килеп төпләндек. Шуннан бирле район газетасын алабыз һәм яратып укып барабыз”, – диде Габделнур әфәнде. Килүенә күрә бәхет тә елмайды үзенә. Торт пешерә торган формалар җыелмасын отты ул.

Бүләкләрнең кайберләрен инде ияләренә тапшырдык. Һәр бүләк отучыдан рәхмәт сүзләре ишетеп, җылы теләкләр алдык. Сызгыра торган чәйнек отучы Яңа Кенәр авылыннан Фәния Бәйрәмова “Бүләк отуымны белгәч, күзләремә яшьләр килде, бик шатландым. Бик зур рәхмәт сезгә!” – дип куанычын җиткерде. Төп бүләк иясе Арчадан Айрат Шакировка да чәй сервизын тапшырдык. Бүләкне әнисенә бирәчәген әйтте егет. Әлеге җыелма озак еллар бу гаиләне мул табын артына берләштерүче бүләк булсын иде. Бүләк отучыларны тагын бер кат чын күңелдән котлыйбыз. Алда тагын да зур җиңүләр насыйп булсын.

Бүләк отучылар һәм бүләкләр исемлеге:

 

Кристина Җиһаншина (Апайкина-Гарь) – кекс пешерү өчен форма (исемлектәге 16 номер);

Габделнур Фәттахов (Арча) – торт пешерә торган формалар җыелмасы (20);

Фәния Бәйрәмова (Яңа Кенәр) – сызгыра торган чәйнек (88);

Айрат Шакиров (Арча) – чәй сервизы (94);

Эльнар Нуриҗанов (Шушмабаш) – 0,6 литрлы чүлмәкләр (106);

Айдар Шаһиев (Наласа) – 12 литрлы чиләк (123);

Миләүшә Җәләева (Арча) – сөлгеләр җыелмасы (134);

Фрадия Фәтхуллина (Арча) – үтүк (139);

Рафил Нуриев (Арча) – коймак пешерә торган таба (152);

Гөлбану Корбанова (Пөшәңгәр) – 12 литрлы чиләк (219);

Сәлимә Миннебаева (Арча) – сөлгеләр җыелмасы (177);

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рәисә Кәбирова (Яңа Кырлай) – “ФЭСТ” автомобилист җыелмасы (191);

Рәфидә Гәрәева (Шушмабаш) – чупа-чупс  (194);

Алсу Дәүлиева (Түбән Аты) – контейнерлар җыелмасы (198);

Айрат Каюмов (Түбән Аты) – таган (199);

Сания Касыймова (Арча) – кашпо (207);

Мөхтәр Мөхәммәдиев (Арча) – сөлгеләр җыелмасы (209);

Роза Хөснетдинова (Югары Курса) - үтүк (214);

Венера Рәфыйкова (Арча) – электрогриль (288);

Ольга Лошакова (Арча) – туп (292);

Гөлнара Ситдыйкова (Арча) – кувшин (309);

Рания Әюпова (Кушлавыч) – кәстрүл (332);

Равил Әхкамов (Мөрәле) – стаканнар җыелмасы (346);

Рифат Кәримов (Арча) – электр чәйнеге  (348);

Шамил Гыйниятов (Югары Пошалым) – кухня үлчәве (372);

Тәнзилә Хәкимова (Арча) – сөлгеләр җыелмасы (423).

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X