erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җеназада 155 кеше коронавирус йоктырган

Шуннан соң Адыгеянең Красногвардейск районы башлыгы Альберт Османов отставкага китте.

Бу хакта Адыгея Хөкүмәте хәбәр итте. Район башлыгы вазыйфасын башкаручы итеп Темур Губжоков билгеләнде. Аның алдына куелган төп бурычларның берсе - урындагы халык арасында аңлату эшләре алып бару, коронавирус белән бәйле вәзгыятьне тотрыкландыру.

1 майда Красногвардейск районының Бжедугхабле авылында бер мәрхүмне җирләүдә 500дән артык кеше катнашкан. Шуннан соң җеназада катнашкан бер кешене COVID-19га шик белән хастаханәгә озаталар. 20 майга коронавирус 155 кешедә ачыкланган.

Районда әлеге чир таралган торак пунктын локальләштерү өчен башка торак пунктлар арасында хәрәкәт чикләнгән, җәмәгать урыннарында дезинфекция башланган, битлекләр һәм перчаткалар кию мәҗбүриләштерелгән.

Фото "Известия"

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/enazada-155-keshe-koronavirus-yoktirgan-280178/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X