erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эремчекнең без белмәгән файдасы

Сеченов исемендәге Мәскәүнең Беренче медицина университеты медик-социаль экспертиза, кичектергесез ярдәм һәм поликлиника терапиясе кафедрасы профессоры, гастроэнтеролог Алексей Буеверов эремчекнең без белмәгән файдасын ачып салды.

Эксперт сүзләре буенча, бу ризык ир-атлар сәламәтлегенә уңай йогынты ясый, кәефне күтәрә, депрессия белән көрәштә дә бик нәтиҗәле икән. “Составындагы микроэлементлар исәбенә эремчек ир-атлар потенциясенә яхшы тәэсир итә дигән мәгълүматлар бар. Шулай ук даими рәвештә эремчек ашаганда ул депрессия белән көрәштә ярдәм итүе билгеле”, – ди профессор.

 

Ул эремчекнең туклыклы матдәләргә, аксымга, майларга – бай, ә углеводлар аңарда бик аз булуын ассызыклады. Эремчектә микроэлементлар да күп, аеруча кальций, магний, цинк. “Кальций иң күбе, ә ул сөяк тукымасын ныгытуга сәбәпче”, – диде табиб.  

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Буеверов эремчекне сайлау буенча да киңәшләрен бирде. “Иң яхшысы – азрак ашарга, әмма ул эремчекнең майлылыгы 5 яисә 9% булсын. Майсызландырылган сөт ризыкларының  майлылары белән чагыштырганда  файдасына караганда зыяны күбрәк. Беренчедән, кеше организмы тиешенчә күләмдә майлар белән тулыландырылмаса, аның майлар алмашы процессы үзгәрә һәм ул майларны “запаска” бүлеп калдыра башлый. Икенчедән, майсызландырылган ризыклар тәмсез, төче. Шуңа җитештерүче эремчеккә шикәр куша. Ә бу үз чиратында углеводлар алмашын боза һәм симерүгә сәбәпче була. Хәтта шикәр чирен китереп чыгарырга мөмкин”, – калориялелеге аркасында табиб көненә эремчекне 200 граммнан да артык ашарга киңәш итми.  

Кибеттә гастроэнтеролог эремчек массалары, творожоклардан баш тартып, чын эремчеккә өстенлек бирү яхшырак булыр дигән фикердә.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bolar-kyzykly/Eremchekne-bez-belm-g-n-faydasi-475457/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X