erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эш бирүче хезмәткәрләрне аларның ризалыгыннан башка гына дистанцион эш режимына күчерә ала

Владимир Путин өйдән эшләү турындагы законны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин өйдән эшләү турындагы федераль законны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Өйдән эшләүне көйләү турындагы документ проекты Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, шулай ук бер төркем депутатлар һәм сенаторлар тарафыннан әзерләнгән. Закон дистанцион эш нормаларын системалы эшкәртү, аларны куллануның үтемлелеге, офиста һәм өйдән эшләүне берләштерү мөмкинлеген күздә тота.

Канунда каралганча, эш бирүче гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта хезмәткәрләрне аларның ризалыгыннан башка гына дистанцион эш режимына күчерә ала, әмма ул тиешле җиһазлар белән тәэмин итәргә яки чыгымнарны капларга бурычлы. Эш бирүче шулай ук дистанцион эш режимына күчкән вакытта бирелә торган җиһаздан файдалану буенча хезмәткәргә инструктаж үткәрергә тиеш. Әлеге чорда эш бирүчегә хезмәтне саклауны тәэмин итү буенча башка вазифалар йөкләнми.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хезмәткәрне өйдән торып эшләүгә күчерү хезмәт хакын киметү өчен нигез була алмый. Закон шулай ук дистанцион хезмәткәрләргә командировка акчасы түләүне дә күздә тота. Шуның белән бергә, ике эш көне дәвамында нигезле сәбәпләре булмаган килеш элемтәгә чыкмаган очракта, эш бирүче дистанцион хезмәткәрне эштән җибәрергә хокуклы.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/society/08-12-2020/vladimir-putin-yd-n-eshl-turyndagy-zakonny-imzalady-5791097

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре эш

2
X