erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эшләүче пенсионерларга өстәмә акча түләргә мөмкиннәр

РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Солтан Хәмзәев фикеренчә, өстәмә акчаның күләме хезмәткә түләүнең минималь күләменә тигез булырга мөмкин.

 Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләү шартларында эшләүләрен дәвам итүче пенсионерларга өстәмә акча түләргә тәкъдим иттеләр. РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Солтан Хәмзәев Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка шул хакта хат юллаган. Бу турыда RT телеканалы хәбәр итә.

Үз хатында ул коронавирус инфекциясе йоктыручыларның артуы фонында төбәк хакимиятләренең өлешчә яңа чикләү чаралары кертә башлавын искәрткән.

Әмма эшләүче пенсионерлар җәмәгать транспортыннан файдалануын һәм өйдән эшләү яки үз вазифасын бүтән хезмәткәргә тапшыру мөмкинлеге булмаганлыктан башка гражданнар белән аралашуын дәвам итә.

«Сезнең әлеге төркемгә караган гражданнарга өстәмә финанс ярдәме чаралары кертүнең максатчанлыгын карауны, төгәлрәк әйткәндә, үзләренең хезмәт вазифасын дистанцион рәвештә үти алмаган эшләүче пенсионерларның эш хакына хезмәткә түләүнең минималь күләме кадәр өстәмә акча түләүне күздә тотуыгызны сорыйбыз», - дип белдергән Хәмзәев әлеге уңайдан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы өлкән яшьтәге кешеләрне артык ихтыяҗ булмаганда өйдән чыкмаска чакырган иде.

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/business/06-10-2020/rossiyad-chikl-shartlarynda-eshl-che-pensionerlarga-st-m-akcha-t-l-rg-t-k-dim-itel-5776678 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X