erid:2VtzquqpS7d
Эшлекле очрашу район мәдәният йортында дәвам итте
Арча яңалыклары

Эшлекле очрашу район мәдәният йортында дәвам итте

Эшлекле очрашу.

Арчага Саха (Якутия) республикасыннан Вилюйск Урсу районыннан  башлык Сергей Николаевич Винокуров  белән бер төркем кунаклар килде. Алар иртән район хакимиятендә эшлекле очрашуда, район мәгариф, медицина, мәдәният йортларында, "Казан арты" музеенда булганнан соң кич белән сәгать 6га район мәдәният йортына килделәр. Мәдәни очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Биредә алар район үзешчәннәре концертын карадылар. Үзләре дә чыгыш ясадылар. Арча районынан якутлар тәҗрибә туплап, бик канәгать булып киттеләр.

Фотолар авторы Миләүшә Гайнетдинова.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев