erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эшләгәнгә ярдәм зур

Дәүләт үз эшен булдыручыларга ярдәм итәм дип тора, быел да шәхси хуҗалыкларга узган елгы кадәр субсидия биреләчәк

Моның өчен мөмкинлекләр күп, авыл хуҗалыгы буенча гына да күпме программалар гамәлдә.

– Нинди дә булса эш ачып җибәрергә хыялым күптән бар иде инде, – ди Урта Бирәзә авылында яшәүче Илфир Шакиров. – Мине кооперативлар төзү турындагы программа аеруча кызыксындырды.

Илфир узган ел ит эшкәртү кооперативы буенча грант ота. Әлеге коо-                                                                              перативка Урта Бирәзә һәм Наласа авылларыннан 16 кеше һәм 1 крестьян-фермер хуҗалыгы әгъза булып кергән. Тагын керергә теләүчеләр бар.

– Төп максат – кооператив әгъзаларыннан ит кабул итеп, аларны биредә эшкәртеп продукцияне кыйммәтрәк бәягә сату, – ди Илфир Шакиров. – Димәк, кооператив әгъзалары ит өчен күбрәк акча алачаклар дигән сүз.

Цехның бинасы әзер, суыткычлар, башка җиһазлар алып кайтып урнаштырганнар. Иттән фарш, пилмән, колбаса ясаячаклар, шулай ук итне ыслау белән дә шөгыльләнәчәкләр.

Грант акчасына                “ГАЗель” машинасы алганнар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илфирның алга таба планнары зурдан. Ул атлар үрчетү эшен башлап җибәрергә исәпли.

Урта Бирәзәдә халык малны күп асрый. Үзләрендә шундый цех булгач кызыксыну тагын да арткан.

– 2019 елда безнең районнан 5 кооператив грант откан иде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. – Алар уңышлы гына эшлиләр. Ит эшкәртү, катнаш азык ясау, яшелчә эшкәртү буенча кооперативлар бар.

Быел “Агростартап” һәм “Башлаучы фермер” программалары буенча 6 кеше грант откан. Айван авылыннан Салават Нурмөхәммәтов Венета авылында 50 баш сыерга ферма төзиячәк. Фатыйховлар Түбән Пошалымда 70 сыерга ферма сала. Күлтәстә Фазыловлар 120 умарта булдырырга җыена. Бариевлар Якты Көндә 20 мең баш бройлерга ферма төзи. Яңа Кенәрдә җиләк-җимеш культуралары үстерү белән шөгыльләнүчеләр бар.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга да һәр елдагыча ярдәм итәчәкләр. “Сыерларга субсидия акчасы шушы көннәрдә килеп җитәчәк, – ди Марат Абдуллин. – Авыл җирлекләре  кош-кортларга, кәҗәләргә, документлар әзерлиләр, аларга да субсидия булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X