erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эшлим дигән кешегә эш бар

Лилия белән һич кенә дә күрешеп сөйләшә алмыйбыз. Я Казанга сөт белән чыгып китә, я театр өйрәнергә клубка барасы бар ди, я... Сәгать 11гә Казанга барып җитәргә кирәк дигәч, иртән иртүк Урта Курсага кузгалдык.

Әллә кайчангы танышлар кебек очраштык. Йөзе таныш та кебек. Сөйләшә торгач аңлашылды, ул сыер да сауган, бозаулар да караган, орлыкландыручы  булып та эшләгән. Хәзер өйдә. Иптәше Ислам белән савым сыерлары асрап, үзләреннән арткан сөт, ит ризыкларын саталар. Сыерларны үзе орлыкландырып тора. Берничәсен калдырып, бозауларын саталар. “Терлекнең чыгымы да бик зур, – ди алар. – Азыкны сатып алып ашатабыз”.

–Үзмәшгульче булып теркәлдем, – дип сөйли Лилия Камалова. – Иң башта авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина үзмәшгуль булуның тәртипләрен аңлатты. Рәсми теркәлеп, үз эшеңне алып барсаң – җаның тыныч. Ә болай син эшсез саналасың...

– Эш юк, дип зарланучыларга нәрсә дияр идегез?

– Эш юкмы?! – дип көлде Лилия. – Эшлим дигән кешегә эш бар!

Лилия Каенсар авылы кызы. 5 бала әнисе. “Олылары кызым Илмира белән улым Ленарның инде үз тормышлары, – дип сөйли. – Илнар 8 сыйныфта, Ләйсән 12 яшьтә, Инсаф 1 сыйныфта укый, малайлар терлекләр янында әтиләренә булышса, кыз минем янда өйдә ярдәм итә”.

Йорт иркен. 2010 елда яшьләр программасы буенча дәүләт ярдәме белән төзегәннәр. Бала акчалары да шушында кергән. Терлекләр торагын төзергә дәүләт субсидиясеннән файдаланганнар.

Сөт, эремчек, каймакны Дәрвишләр бистәсе базарына алып барып сата. Үзе рульдә. 10 ел инде машина йөртә. “Нишләп иртәрәк утырмадым икән? – ди. “Базарга сөт сатарга барасы булганга тәвәккәләдем. Машина йөртү кенәгәсе алдым, икенче көнне руль артына утырып, Казанга сөт сатарга киттем”, – дип тә шккатырды ул.

– Синең рәхәтләнеп диванга сузылып ятып ял иткәнең бармы соң?

– Төшке аштан соң бернәрсәгә карамыйча 1әр сәгать ял итеп алам.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Көндез йоклап буламы?

– И-и, ничек кенә әле! (көлә)

...Кечерәк кенә бер бүлмәдә эремчек саркып утыра. Тып-тып, тып... Иртән иртүк аяк өстендә булгач, без килгәндә инде Лилия эшен бетереп куйган иде. Терлекләр янына да чыгып кердек. Малкайлар ял итә иде. Без кергәч, урыннарыннан кузгала башладылар. ...Озакламый җәй дә җитәр. Сыерлар көтүгә китәр. Үзе бер күңелле, рәхәт, мәшәкатьле вакытлар башланыр.

Без кайтыр юлга кузгалганда, Лилия дә юлга җыенып калды. Соңга калмыйча Казанга барып җитәсе бар, диде. Хәерле юл, Лилия, эшләрең уң булсын!

Әлеге салым турында https://www.tvoedelo.pro/ сайтында танышырга мөмкин.

 Румия Надршина

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X