erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эшлим дигәнгә эш бар

Бүген тырыш кешегә бөтен мөмкинлекләр бар.

Авылда яшәүчеләрнең эшмәкәрлек активлыгын үстерү буенча зона киңәшмәсе быел Кукмарада узды. Әлеге район халкы үзенең тырышлыгы белән аерылып тора. Алар нинди елларда да киез итек басу һөнәрен саклап калдылар, суган үстерү буенча дан тоталар, терлекчелектә дә алдынгылар.

– Без Чура авылында “Монокорм” сөтчелек комплексында булдык, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Комплекс терлекчелек буенча махсуслашуның яңа формаларыннан берсе булып тора. Ул 144 сыер асрауга исәпләнгән.

Кыскача гына аңлатсак, инвестор шундый торакларны төзи һәм эшләргә теләүчеләргә арендага бирә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчеләр, белгечләр, фермерларны гамәлдә булган барлык грант программаларында активрак катнашырга чакырды, авылны саклап калуның мөһимлеген әйтеп үтте. “Кешеләр барлык ярдәм чаралары турында белеп торырга тиеш. Авылда актив, булдыклы кешеләр булганда гына дәүләт ярдәме нәтиҗәлегә әйләнәчәк”, – диде.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев үткәргән киңәшмәдә дә сүз авылда яшәүчеләрнең, район халкының эшмәкәрлек активлыгын арттыру турында барды. “Халыкка гамәлдә булган программаларны яхшылап аңлатырга, актив кешеләрне ачыкларга кирәк”, – диде ул авыл җирлекләре башлыкларына.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Районга республика бюджетыннан ел саен шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 20 млн сумнан артык ярдәм  күрсәтелә, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны 2021 елдагыга караганда 101 башка артса да, ун авыл җирлегендә кимү күзәтелә.

Авыл халкы кечкенә фермалар төзү  программасын аеруча яратты. 2015 елдан бирле 191 шәхси хуҗалык субсидия алды. Район бу яктан алгы рәтләрдә булса да, кайберәүләр аның шартларын үтәп бетерми. Таләп – 5 ел эчендә баш санын арттыру һәм саклау. Соңгы вакытта терлек асраучы шәхси хуҗалыклар өчен дә игътибарга лаеклы яңалык керә башлады. Кукмарада булучылар аның белән танышып кайтты инде. Анда кооператив шәхси хуҗалыкларга  балансланган азык (монокорм) сата. Сөтне шушы кооперативка тапшыручыларга ташлама ясала. Терлек азыгы әзерләүгә чыгымнар тотасы юк, бары тик сөт җитештерү белән генә  шөгыльләнәсең. Безнең районда Апаз  авыл җирлегендә өч хуҗалык шундый азык алып кайтып ашата. Озакламый андый азык үзебезнең районда да җитештерелә башлаячак.

Ныклы азык базасы булганда гына терлекчелектә эшләр алга китәчәк. Бүген менә шуңа нигез салына. Район хуҗалыкларында  26 майга 59562 гектарда (86,3 процент) сабан культуралары чәчелде. Сигез хуҗалык бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралар чәчүне төгәлләде. Кукуруз, рапс, берьеллык үләннәр чәчү дәвам итә. “Кырлай” ширкәте – 667, “Игенче” ширкәте 135 гектарда бәрәңге утыртты.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов 25 майда алдынгы механизаторларга район башлыгының Рәхмәт хатларын, акчалата премияләр тапшырды. Алар арасында “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Азат Гыйниятов, Альберт Авзалов, “Ватан” ширкәтеннән Таһир Сабиров, “Ашытбаш” ширкәтеннән Нурислам Гайнетдинов, “Төрнәле–Пошалым” ширкәтеннән Раил Галиев, “Кишет” ширкәтеннән Зөлфәт Галиуллин, “Северный” ширкәтеннән Рамил Зиннәтуллин, “Игенче” ширкәтеннән Ирек Хәсәнов, “Тукай” ширкәтеннән Фидаил Сабиров бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X