erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эшлим дисәң — эш муеннан!

Майда бәйрәмнәр күп бит хәзер. Ә мин тик тора ала торган адәмнәрдән түгел, нидер майтарырга, көнгә бер бит булса да язарга өйрәнгән. Алда биш, аннан исә тагын өч көн ял булын истә тотып, бәйрәмнәр алдыннан юри генә, өстәмә эш эзлим дип игълан биреп караган идем. Җәмәгать, эшләгән кешегә Казанда эш муеннан!

Хәзер бөтен нәрсә вируталь дөньяга күчеп бетте бит. Онлайн тормыш ике ай дигәндә яшәү рәвешебезгә әйләнде, дисәк тә була. Электрон платформаларга ихтыяҗ арта гына бара. Шуңа бәйле рәвештә, программистлар, SMM һәм контент-менеджерлар эшсез калмаячак, имеш. Бу сүзләрең авыл апа-абыйлары аңлап бетермәскә дә мөмкиндер. SMM белгечен (СММ – социаль челтәрләрдә маркетинг) – социаль челтәрләрдә эшләүче, төрле сәхифәләргә, төркемнәргә кешеләрне җәлеп итүче дип аңларга була.

Майда бәйрәмнәр күп бит хәзер. Ә мин тик тора ала торган адәмнәрдән түгел, нидер майтарырга, көнгә бер бит булса да язарга өйрәнгән. Алда биш, аннан исә тагын өч көн ял булын истә тотып, бәйрәмнәр алдыннан юри генә, өстәмә эш эзлим дип игълан биреп караган идем. Җәмәгать, эшләгән кешегә Казанда эш муеннан! Хатын-кызга да, ир-атка да.

“Сетевой” да эшли беләсең икән, рәхим ит, анда хәзер көрәкләп акча алалар ди. Хәер, иртәме-соңмы, күпчелек халык шул өлкәгә күчеп бетәчәк, дип фаразлый бит белгечләр. Кыскасы, бу өлкәгә чакырып, миңа ике кеше мөрәҗәгать итте. Моннан тыш, азык-төлек кибетенә сатучы һәм бер оешмага идән юучы кирәк булып чыкты.

 

Ир-атларга исә башкалада төзелеш өлкәсендә эштән күп нәрсә юк. Диваннан торып, эшкә генә барасы. Әмма төзелештә кирпеч салу, кирпеч ташуга караганда, телевизор каршында Хөкүмәтне сүгеп яту күпкә җиңелрәк бугай.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Авыр күтәрергә яратмаучылар өчен чәчәк кибетләренә сатучы булып барырга, яисә инде телефоннан, интернеттан сатарга була. Чөнки хәзер сату нокталары эшләрен туктатырга мәҗбүр булганлыктан, интернет кибетләргә күчтеләр һәм күбесе актив рәвештә сатучы-консультантлар эзли.

Прогрессив белем бирү Институты директоры Анна Маркс сүзләренчә, пандемия сәбәпле дөньяда яңа һөнәрләр дә барлыкка киләчәк. Аның фикеренчә, юриспруденция һәм PR-технологияләр цифрлы технологияләр белән, медицина инженерия, агрокультуралар робототехника белән кушылып, һөнәри үзгәрешләр тудырачак.

Кыскасы, буш ятмагыз ялларда. Эшегез булмаса, яңа технологияләр, яңа һөнәрләр булса да өйрәнә торыгыз. Бер кирәге чыкмаса, бер чыгар.

Лилия Локманова

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/eshlim-dis-esh-muennan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X