erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эшмәкәрләр тагын җыелды

Әле күптән түгел генә "АСПК" җәмгыяте кызыл почмагында эшмәкәрләр җыелып, проблемалар турында сөйләштеләр. Бүген тагын җыелдылар.

Район хакимияте бинасында түгәрәк өстәл артында район башлыгы Илшат Нуриев катнашында үтте ул. Эшмәкәрләр советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкил Венера Камалова катнашты. Утырышны район эшмәкәрләренең совет рәисе Назим Сибагатов алып барды. Совет әгъзалары эшмәкәрлек эшен алга таба тагын да җәелдерү, проблемаларны хәл итү юлларын карадылар. Венера Камалова эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча үзләренең вәкаләтләре турында сөйләде. Районда хәл итеп булмаган сораулар белән аларга мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. Иң мөһиме -- эшмәкәрләр белән үзара эшлекле мохит тудыру. 

Эшлекле сөйләшү булды. Товарны маркировкалау, җәмәгать туклауын оештыру өчен Меркурий системасы эше турындагы мәсьәләләр дә каралды. 

Яңалыклар буенча үзара хәбәрдар булу мөмкинлекләре турында да сөйләштеләр. Фермер Нафил Гатауллин: "Менә мин "Арск-фермер" дигән төркем ачтым. Кирәк кеше кереп карый ала. Анда мин яңалыкларны урнаштырам", -- диде. Тулырак итеп район газетасыңда язарбыз.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X