erid:2VtzquqpS7d
Эшмәкәрләр җыелды
Арча яңалыклары

Эшмәкәрләр җыелды

Бүген район хакимияте утырышлар залында эшмәкәрләрнең җыелышы булды.

Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Рәсүл Мөхәррәмов алып барды.

Башта буш биналарны арендага бирү яки рәсмиләштереп хосусыйлаштыру турында сөйләшенде. Яңа Кенәрдәге өлкәннәрнең тернәкләндерү үзәге бинасы да өлешчә арендага биреләчәк.

Аннан салым инспекциясе вәкиле яңалыклар турында сөйләде.

Эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме турында да мәгьлуматлар бирелде.

Киңәшмәдә "Көч-хәл белән җанны асрыйбыз инде, кайчан бетәр бу пандемия галәмәтләре, бер дә яхшыга түгел", - дигән фикерләр дә яңгырады.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев