erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эшмәкәрләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрделәр

Арча эшмәкәрләре актив Районда «Бизнес һәм власть: ачыктан – ачык сөйләшү» проекты кысаларында үткән эшмәкәрләр белән очрашуга әнә шундый бәя бирелде. Бу сүзләрне очрашу ахырында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Вәкил вазыйфаларын башкаручы Венера Камалова әйтте. «Бик күп мәсьәләләр күтәрелде, — диде ул. — Арча эшмәкәрләре актив икән...”

Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, районара 5нче салым инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәдшин, район прокуроры ярдәмчесе Динар Низамов катнаштылар.

Эшмәкәрләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрделәр. Район крестьян—фермер хуҗалыклары ассоциа- циясе рәисе Нәфил Гатауллин: «Салымнар буенча бирәчәк булмау турындагы белешмәне алу өчен бик еш Казанга барырга кирәк. Аны районда гына эшләп булмыймы?” — дигән сорауны бирде. Казандагы районара салым инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәдшин бу мәсьәләне хәл итеп булуын аңлатты. Электрон челтәрдән шәхси кабинет аша салым инспекциясенең рәсми интернет—порталына анкета—гариза тутырып җибәрер- гә кирәк. Казаннан машина сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Арчага кайта. Мөһер сугылган әзер белешмәне алар алып кайтып бирә.

Районара 5нче салым инспекциясе җитәкчесе урынбасары Сергей Логинов үзмәшгульлек турында сөйләде. 14 яшьтән һәркем рәсми рәвештә үзмәшгульлек белән шөгыльләнә ала. Яшь чикле түгел. Пенсионерларга да андый мөмкинлек бар. “Үзмәшгульлек белән шөгыльләнү өчен эш тәкъдим итмисезме?” — дип тә сорадылар. “Үзмәшгульлек өчен эшне һәркем үзе сайлый, — дип аңлатты икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев. — Бүген биржа мәйданчыгында үзмәшгульлек өчен тәкъдим ителгән 128 төрле хезмәт бар. Карый аласыз”.

“Рәсми теркәлеп, үзмәшгульлек белән шөгыльләнгән пенсионер эшләүче пенсионер булып саналамы? Әгәр дә шулай икән, аның пенсиясе индексацияләнәме?” – дип тә кызыксындылар. “Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче пенсия фондына взнослар күчермәскә дә мөмкин. Бу мәҗбүри түгел. Взнослар күчермәсә, ул эшләүче пенсионер булып саналмый”, — дип аңлатты белгечләр.

Арчадан Тәлгат Закиров: “Без, эшмәкәр буларак, намуссыз хезмәткәрләрдән (акча үзләштерү һ.б.) зыян күреп торабыз, әмма безне алардан яклаучы юк. Ә менә хөкүмәт оешмасы үзендә эшләүчедән зыян күрсә, аны төрлечә яклыйлар. Суд приставларының да ярдәмен тоймыйбыз”, — дип борчылып сөйләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Тайд—Фойл” ширкәте җитәкчесе Айдар Закиров: “Без авыллардагы кечкенә кибетләрне тота алмыйбыз, — дип сүз башлады. — Нәрсәгә ул авылдагы кеп—кечкенә кибеткә ЕГАИС системасы? Аның чыгымнары зур. Кайбер кечкенә авылларда кибетләрне ябарга мәҗбүр булдык. Миңа сатмау җиңелрәк. Кибет эшләми икән инде, итәк астыннан ялган аракы саталар... Хөкүмәт ник бу турыда кайгыртмый?” Искә төшерик: ЕГАИС системасы ул алкоголь эчемлекләрнең электрон исәбен алып бару. Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Вәкил вазыйфаларын башкаручы Венера Камалова бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә хәл итәр өчен Мәскәүгә җиткерәсен вәгъдә итте.

Яңа Кишеттән Илгиз Абдуллин: “Басуга сипкән агудан бер умарта да исән калмады. Кая мөрәҗәгать итәргә?” — дип сорады. “Прокуратурага», – дип җавап бирделәр аңа.

“Ферма төзергә җирне рәсмиләштерә алмыйм”, “Аз процентлы кредит алу өчен Казан банклары белән эшлибез, Арча банклары да безгә йөз белән борылсын иде” һ.б. – сораулар төрле иде. Районга кагылышы булган кайбер сорауларның үтәлешен үзе контрольгә алырга вәгъдә итте район башлыгы Илшат Нуриев. Һәм ул менә шулай мәсьәләләрне уртага салып сөйләшер өчен һәр төр мәшгульлек буенча үзегезнең оешмагыз булсын, дип тә әйтте.

Румия

Надршина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X