erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирус аркасында эшсезләр саны 7 тапкырга арткан

Татарстандагы хәл бу.

1 марттан соң республикада һәр өченче кеше эшсез калган. Пандемиядән бигрәк тә сәүдә, төрле хезмәтләр күрсәтү, кунакханә, туклану өлкәләрендә эшләүчеләр зыян күргән." Хәзер хезмәт базарында хәл азмы күпме тотрыкланып килә", - ди Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. Апрель азагында эшсезлек статусы атна саен 15 мең кешегә бирелсә, соңгы ике атнада алар саны 3 меңгә кадәр кимегән. Бүген республикада 74 меңнән артык кеше эшсез булып санала. Дөрес, эшсез калуга  коронавирус аркасындагы кризис сәбәпче дип кенә уйлау дөрес булмас иде. "Соры" базарда эшләүчеләр дә эшсезлек буенча пособиегә дәгьва кыла башлаганнар. Шунысын да әйтергә кирәк, рәсми рәвештә теркәлеп эшләмәгән кешеләргә минималь пособие түләнә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Коронавирус пандемиясе вакытында эшсез дип теркәлүчеләрнең 40 проценты моңа кадәр рәсми рәвештә беркайда да эшләмәгән булган. "Эшсезлек буенча минималь пособие - 4,5 мең сум. Бу тагын бер кат рәсми рәвештә эшләүнең ышанычлы булуын раслый. Эшсез булып теркәлеп тә, "соры" базарда акча эшләвен дәвам итүчеләр бар. Законсыз пособие алучыларга карата эш ачып, акчаны кире кайтарган очраклар да булды",- диде Эльмира Зарипова.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/koronavirus-arkasynda-eshsezlr-sany-ide-tapkyrga-diyarlek-artkan.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X