erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Эшмәкәр Нурия Гыймадиева, хезмәттәшләрен, якыннарын җыеп, Ифтар мәҗлесе үткәрде

Ел да үткәрми калмый.

Нурия Гыймадиева гомуми туклану системасында элек һәм бүген эшләгән хезмәттәшләрен җыеп, Корьән ашы - Ифтар үткәрде. 90лап кеше җыелды. Арча станциясендә яшәүче абыстай Әлфия апа Рәхимова догалар укыды, акыллы вәгазьләр сөйләде. Аллаһы Тәгаләне зурлап тоткан уразалар кабул булсын. Бу очрашу үзе бер тарихи мизгелләр... Ул күрешүләр, кочаклашулар, хәл-әхвәл сорашулар... Рәхмәт Нуриягә, кайчан күрешер идек әле, дип күз яшьләрен сөртә ветераннар. Ә өстәлләрдә туй сые... Монда элеккеге һәм бүгенге хезмәттәшләр генә түгел, туганнар,  балачак, сыйныфташ иптәш кызлар, күршеләр, дуслар да бар. Ахырдан бар да Нурия Әхмәтовнага рәхмәт әйтте. Гади хезмәт кешесенә мондый хөрмәт күрсәтү тагын кайда бар икән дип, ихлас күңелдән исәнлек-саулык, тигезлек, балалар бәхете, эшендә уңышлар теләделәр.. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре