Реклама
Җәйне быел бер дә җибәрәсе килми.
Синоптиклар хәбәр итүенчә, бу эссе көннәр шимбәгә кадәр бара. Бүген +23..+28.. градуска кадәр җылы булачак. Җомга, шимбә көннәрендә +29.. градус эсселек көтелә. Вакытлыча яңгыр булуы да ихтимал. Ә менә 29ы көнне һава торышы үзгәрә, диләр синоптиклар. Яшеннәр белән яңгыр көтелә. Сентябрь ае эссе булачак икән, диючеләр дә бар. Шулай булсын инде, җәйне быел бер дә җибәрәсе килми. Әмма әлегә сентябрь ае һава торышы турында сөйләшергә иртәрәк.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз