erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эссе көннәрдә эш сәгате кыскара?!

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) эш бүлмәсендә температура 28,5 градустан югары булган очракта эш көнен кыскартырга тәкъдим итә.

«Һава температурасы 29 градуска кадәр күтәрелсә, эш көнен ике сәгатькә, ә 30,5 градус булганда дүрт сәгатькә кыскартырга тәкъдим ителә», — диелә «РИА Новости» агентлыгы хәбәрендә.

Роспотребнадзор хезмәте билгеләп үткәнчә, һава температурасы 32,5 градус булганда ачык һавада берөзлексез 20 минуттан да озак эшләргә ярамый. Аннан соң салкын бинада ун минут ял итеп алырга кирәк.

Шул ук вакытта эссе көнне ачык һавада кояш нурланышыннан саклый торган махсус киемнәрдән эшләүче хезмәткәрләр кояш астында дүрт-биш сәгатьтән дә артык тормаска тиеш. Махсус киемнән эшләмәгән хезмәткәрләр ачык һавада 1-1,5 сәгать эшли ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Роспотребнадзор хезмәте һава температурасы 32,5 градустан югары булганда эшләүнең сәламәтлек өчен куркыныч булуын искәртте. Шуның өчен, эшне иртәнге һәм кичке сәгатьләргә күчереп, эш көне тәртибен үзгәртергә тәкъдим ителә. Эссе көннәрдә 25-40 яшьлек хезмәткәрләрне генә җәлеп итәргә киңәш ителә. 

Чыганак: "Татар-информ"

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/esse-knnrd-esh-sgate-kyskara

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X