erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эссе. Су коенасы килә...

Ял көннәрендә республикада 10 кеше суга батып үлде. Берсе бала.

 

Арча муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең (рәисе Илшат Галимуллин) яңа карары (№17, 13 июль, 2020 ел) чыкты. “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының су объектларында 2020 елның су коену чорында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү һәм үлемнәрне булдырмау буенча өстәмә чаралар турында”гы карар ул. 

“Сулыкларда кешеләрнең иминлеген тәэмин итү, аларның сәламәтлеген, тормышын саклау мәсьәләләре Арча муниципаль районы дәүләт сәясәтенең аерылгысыз өлеше булып тора”, – дип язылган карарда. Шушы максатны күздә тотып, комиссия түбәндәгеләрне тәкъдим итә: сулыкларда хәвеф-хәтәрләрне булдырмау максатыннан күзәтүче мобиль төркемнәрне арттырырга. Авыл, шәһәр җирлекләре башлыкларына, район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенә сулыкларда су коенырга ярамый дигән плакатлар куелган урыннарда игътибарны көчәйтергә, хәтәр урыннарда “Су коенырга ярамый!” дигән плакатлар булмаса, яңаларын куюны оештырырга. Сулыклар янында тәүлек әйләнәсе дежур торырга җәмәгатьчелекне дә тартырга. Арендачыларга  һәм судан файдаланучыларга сулыкларда кешеләрнең иминлеген саклау өчен өстәмә чаралар кабул итүне тәкъдим итәргә. Районның сулыкларда коткару җәмгыяте (ОСВОД) рәисенә эчке эшләр бүлеге һәм янгын-саклау гарнизоны белән берлектә су объектларында, алар янында күпләп ял итү урыннарында рейдларны арттырырга. Административ хокук бозулар комиссиясе әгъзаларына сулык-ларда тиешле кагыйдәләрне бозучыларны ачыклау өчен күзәтүләрне ешайтырга һ.б. Ә кагыйдәләрне бозучыларга административ җәза да каралган: штрафлар.

Районның янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Искәндәр Юзаев белән элемтәгә кердек.

– Көтек күлендә рейдта йөрибез, – диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Нишләп безне дә дәшмәдегез? – дибез.

– Алда рейдлар булачак әле. Журналистларны да чакырырбыз, – дип ышандырды әңгәмәдәшебез. – Көтек күлендә болай тыныч үзе. Балык тоталар. Кызынучылар да бар. Ә Арчаның “Казансу” паркындагы күлдә сакта торучылар эшли башлады. Үткән шимбә, якшәмбедә генә дә республикада 10 кеше суга батып үлде. Берсе бала. Хәл җитди. Төп сәбәпләр – салган баштан су коенырга керәләр, тиеш булмаган хәтәр урыннарда су коеналар. 

Без Арча үзәк хаста-ханәсендәге районара кан-йөрәк авыруларын дәвалаучы үзәк җитәкчесе, табиб Ринат Хәстиев белән дә сөйләштек.

– Суга кинәт керергә ярамый, – дип кисәтә табиб. – Салкын суда көзән җыерырга мөмкин. Иң дөресе: суга әкренләп тәнне чылата-чылата керергә кирәк. Кояш кыздырганнан эсселәнгән тән салкын суга кергәч, йөрәк туктап калырга, сулыш өзелергә мөмкин. Таныш булмаган урында суга сикерергә һич ярамый. Төптә  таш, агач һәм башка әйберләр булуы ихтимал. Алкоголь эчемлек кулланып су коену бик хәтәр. Эсселек болай да кан тамырларын киңәйтә, спиртлы эчемлек кан юлларын тагын да киңәйтеп җибәрә. Йөрәккә көч килә. Шул хәлдә кеше салкын суга керә – кинәт кан тамырлары кысыла. Һәм кеше соңгы сулышын алырга мөмкин. Су коенуга җитди карарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X