erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде

Күңелләр булды, күзләр яшьләнде

Өлкәннәр ункөнлегендә күп оешмада, мәктәп, мәдәният учреждениеләрендә очрашулар, кичәләр узды. Кайбер мәктәпләрдә хәтта аерым сыйныфлар да өлкәннәр көнен билгеләп үткән.

“Алтынчы мәктәпнең 6“Б” сыйныфында өлкәннәр көненә багышлап “Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде” дигән матур кичә булды. Безне, әби-бабайларны кунакка чакырдылар. Әби-бабайлар оныкларын кызыксындырган сорауларга җаваплар, киңәшләр бирде, аларга теләкләрен җиткерде. Чын мәгънәсендә өлкән буын белән балаларның очрашып фикер алышуы булды ул. Яшьлек елларында ишетеп, җырлап үскән җырлар яңгырады, алар берәүне дә битараф калдырмады. Күңелләр булды, күзләр яшьләнде”, – дип хәбәр итте безгә Фәридә Мифтахова Һәм кичәдә катнашкан барлык әби-бабайлар исеменнән очрашуны оештырган, бүләкләргә кадәр әзерләгән сыйныф җитәкчесе Гөлсирә Вагыйзовнага  рәхмәтен белдерде, эшендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

31

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

1

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур очрашу булды!!! Рәхмәт Гөльсира Вагизовнага шундый матур,күңелгә җылы бәйрәм оештырганы өчен.Һәрбер әби-бабайны зурлап бүләкләгәне өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!!!

    Теги: Арча хәбәрләре