erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эх, ул милли бәйрәмнәр...

Ашытбаштан Миләүшә Әүһәдиева хәбәр итә.

Июнь ае… Сабантуйлар ае… Шаулап- гөрләп халкым бәйрәм итә, күңел ача. Сабантуйлар бик күп авылларда, район үзәкләрендә узды.

  Ашытбаш авылында 7 июньдә узган Авыл җыенына бик күп халык җыелды.  Табигать тә рәхимле булды. Көндез матур гына итеп шифалы яңгыр явып узды.Ә бәйрәм  башланганда искиткеч матур һава торышы иде.”Ашытбаш“ агрофирмасы, “Ташкичү авыл җирлеге”, мәдәният йорты хезмәткәрләре  бәйрәмне халык канәгать булырлык итеп үткәрүгә зур көч куйган. Шулай ук спонсорлык ярдәме күрсәтүче авылдашларыбыз да шактый булды. Җыенны җырчы  Булат Бәйрәмов алып барды,Татар-станның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева, аларның кызы Таңсылу, бию коллективлары чыгышын халык яратып кабул итте. Авылыбыз үзешчәннәре, кайткан кунакларга да  сәхнә түреннән урын бирелде.

 Сабан туе – иң беренче чиратта игенчеләрне, авыл уңганнарын хөрмәтли торган бәйрәм. Сабан батырларына, алдынгы механизаторларга  кадер-хөрмәт күрсәтү, аларны бүләкләү – һәрбер Сабантуйның иң күркәм минут-лары. Агрофирма җитәкчесе Мөбәрәкшин Рөстәм  Мидхәт улы  туган җирен яраткан, басу- кырларда хезмәт куйган  кешеләрне котлап, аларга бүләкләр тапшырды.  “ 2024 нче елның кыр батыры” исеменә Шакиров Илнар Васил улы лаек булды.

Гаилә  елына багышлап, озак еллар бергә  яшәгән ,  акыллы, матур, тәртипле балалар тәрбияләүче парларны тәбрикләү, бүләкләү дә   бәйрәмебезгә аерым ямь өстәде. Алар бергәләп мәйдан уртасында гаилә учагын  да кабыздылар.

Бәйрәмгә килгән иң өлкән кунакны да билгеләп үттеләр. Ул – Наратлык авылыннан 84 яшьлек Суфия апа .

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Халык уеннарда да актив катнашты.Милли көрәшебездә абсолют батыр исеменә Россия, Татарстан чемпионы, спорт остасы  18 яшьлек  Арче егете Муратов Динияр лаек булды.

 Авыл җыены бик матур, югары дәрәҗәдә оештырылган, җыр– моңга,   уен – көлкегә,   бүләкләргә   бай иде . Халкы өчен янып көеп яшәүче җитәкчеләр күбрәк булсын, халкым үз гореф–гадәтләре, йолалары белән горурланып яшәсен.  Буыннан-буынга күчеп, безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына  әверелгән сабантуйлар озын гомерле булсын.

 Дөньялар тыныч, еллар имин булып, халкыбызга әле тагын бик күп сабантуйларны каршыларга насыйп булсын,

Миләүшә Әүһәдиева,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре