Фәрхат абыйны искә алдылар
Арча Мәдәният йортында РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Фәрхат Зыятовны искә алу кичәсе узды.
Бу чара нәкъ менә укытучылар көненә туры китереп үткәрелде.
Чөнки Фәрхат Зыятов 42 ел дәвамында балаларга белем биргән, туган телебезгә һәм әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләгән шәхес. Моннан тыш, ул Тукай иҗатын танытуга һәм үстерүгә дә зур өлеш куйды. Фәрхат абый шагыйрь турында искиткеч күп мәгълүмат белә иде. Аның Тукай шигырьләрен бирелеп-бирелеп сөйләүләре әле дә күз алдында.
Гомумән, сөйләү остасы иде ул. Ничек ятлап бетерә дә, исендә калдыра икән, дип аптырый идек. Бервакыт район сәнгать осталары белән бергә Барда районына барырга туры килде. Фәрхат абый да арада бар иде. Юл буе кайтканда да, барганда да шигырь сөйләде ул. Ерак юл бит, йокламады да.
Соклана идем ул кешегә һәрчак. Кайчан карама, йөзендә елмаю балкый, ягымлы итеп дәшә, шаярып та ала, көлдерә дә. Тормыш булгач, төрле вакытлары булды, иң авырлары да. Улын югалтты, янгын чыгып, өйләре янып бетте, олыгайган көннәрендә Арчада йорт алып, яңадан тормыш башлап җибәрделәр. Әмма ул бервакытта да эчендәгене тышка чыгармады. Шундый искитәрлек шәхес иде ул.
Хатыны Мәрьям апа белән мөнәсәбәтләре дә башкаларга, аеруча яшьләргә үрнәк итеп куярлык. Нинди генә чара булмасын, алар һәрчак бергә. Фәрхат абый сөйли, Мәрьям апа елмаеп тыңлап тора, ара-тирә сүз дә кушып ала. Аларга сокланмый мөмкин түгел иде. Авырдыр Мәрьям апага, бик авырдыр, әмма Фәрхат абый кебек ул да күңелендәгесен сиздерә торганнардан түгел. Очрашканда елмаеп сөйләшә, үзе әле синең хәлләрне дә сораша.
Искә алу кичәсенә Фәрхат Зыятовның хезмәттәшләре, дуслары, якыннары, аны хөрмәт иткән кешеләр җыелды. Һәрберсен Фәрхат абый белән ниндидер истәлекле күренеш бәйли, һәрберсенең күңеленә ул онытылмаслык шәхес буларак кереп калган.
– Аның белән бик еш төрле чараларда очрашырга туры килде. Нинди генә проблемалар туса да, елмаеп хәл итә торган кеше ул, – диде Шәфигулла Гарипов.
– Фәрхат абый белән бергә эшләргә туры килде. Бик күңелле яшәдек ул чорда. Өчиле мәктәбендә дә төрле чаралар оештыра иде ул. Моңсулануны белмәде, кешенең дә күңелен күтәрә белде, – диде Халидә Вафина. – Минем ике баламны да укытты. Югары уку йортына кергәч: “Әни, Тукайны бөтенләй белмәгән кешеләр бар”, – дия иде алар. Ә Фәрхат абый дәресләрен Тукай белән башлады, Тукай белән тәмамлады. “Укытучы нинди булырга тиеш, дисәләр, Фәрхат абый кебек, дияр идем”, – диде кызым.
– Сәгатьләр буе сөйли ала иде. Заманында үзе укыткан мәктәпкә Тукай почмагы ясап куйган кеше ул. Ул инвалидлар, мин ветераннар советы җитәкчесе вакытында аралашып эшләргә туры килде. Һәр кешенең хәленә керергә тырышып, ярдәм итәргә әзер иде ул. Татар әдәбиятын Фәрхат кебек белгән кеше юктыр, дисәм, ялгышмамдыр, мөгаен. Тукайны да аның кебек белгән кеше юктыр. Тукай белән бер заманда яшәгәнсеңдер син. Аннан Тукайны дөньяга таныту өчен яңадан дөньяга килгәнсеңдер, ди идем аңа, – диде Илдус Сәгъдиев.
Төркиядәге улы Фәнис искә алу кичәсенә кайта алмады, әмма район Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова аның белән элемтәгә чыккан һәм бу көнне видео аша аның сәламе, истәлекләре яңгырады. Килене (улы Айратның хатыны) Дилбәр дә кайнатасы турында якын итеп, бик матур сүзләр җиткерде.
– Фәрхат балаларына, миңа яхшы күңелле, нык ихтыярлы, итагатьле, акыллы, тәртипле яраткан әти, ир булды, – диде хатыны Мәрьям апа. – Сүзен уйлап кына сөйләде, төпле киңәшләрен бирде. Аны искә алып шундый кичә оештыручыларга чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев