erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фаяз – чемпион!

25–27 мартта  Данил Галиев истәлегенә Түбән Кама шәһәрендә көрәш буенча республика турниры үткәрелде.


Бу ярышта 33 шәһәр һәм район командалары  катнашты.
65 килограммга кадәр үлчәү категориясендә Иске Иябаш авылыннан Салават Әхмәтгалиев, 2нче әйләнештә матур көрәш алымнары  күрсәтеп, 3нче әйләнешкә үтте. 70 килограммга кадәр үлчәүдә Урта Курсадан Ралиф Нурисламов яшьләр арасында Россия призеры Алабуга егете, дөнья чемпионы Ислам Фәләховка очколар буенча гына оттырды. 
Мәтәскәдән Илшат Фазылҗанов (75 кг.га кадәр) матур алымнары белән дүртенче урынга лаек булды. 
АПК студенты  Инсаф Мөбарәкшин (80 кг.га кадәр), яшь булуына карамастан, шулай ук дүртенче урынга күтәрелде.
Наласадан спорт остасына кандидат Фаяз Зарипов (85 кг.га кадәр), тамашачыларга чын татар көрәшен күрсәтеп, чемпион исеменә лаек булды! (Беренче тренеры – Таһир Лотфуллин).
90 килограммга кадәр авырлыкта Масра авылыннан Нәсим Габидуллин, Арчадан Илнур Зәйнуллин, бу ярышта 2 әйләнешне санаулы секундларда отып, 3 әйләнешкә үттеләр. 1 апрельдә Нәсим белән Илнур Төмән шәһәрендә Бөтенроссия турнирында катнашачак, үз үлчәү категориясендә отсалар, аларга спорт остасы исеме биреләчәк. Егетләргә уңышлар телибез.
Өчиледән Әнис Гарипов, Арчадан Рамил Хәкимҗанов, Иске Кишеттән Альберт Ситдыйковның Арча җыелма командасының  лаеклы дүртенче урынга күтәрелүендә өлешләре зур булды. Команданы ярышка Илшат Идиятов, Фәнис Зарипов әзерләде.
Ринат Алеев,
район көрәш федерациясе  рәисе

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X