erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Федерация Советында коронавирус кичергән кешеләргә инвалидлык бирергә тәкъдим иттеләр

Коронавирус инфекциясе йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә җитди зыян китерергә, тромбозлар, үпкә фиброзы китереп чыгарырга мөмкин.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Федерация Советы вәкилләре яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе кичергән россиялеләргә инвалидлык бирү тәкъдиме белән чыкты. Россиянең атказанган табибы, Федерация Советының социаль сәясәт комитеты әгъзасы Владимир Круглый «Парламентская газета»га биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде. Бу хакта «Труд» газетасына сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә. 

Табиб фикеренчә, коронавирус инфекциясе кичергәннән соң барлыкка килгән өзлегүләр шундый статус бирү өчен нигез булырга тиеш.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә, хәзерге вакытта медицина өлкәсе хезмәткәрләре (урта һәм кече медицина персоналы, табиблар, «ашыгыч ярдәм» машинасы шоферлары) авыру китереп чыгарган өзлегүләр аркасында инвалидлык алу хокукына ия. Шул ук вакытта, документта билгеләп үтелгәнчә, инвалидлык табиб нәкъ менә эштә коронавирус йоктырган очракта билгеләнәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Владимир Круглый фикеренчә, коронавирус инфекциясе кичергәннән соң җитди өзлегүләр күзәтелгән очракта, нинди һөнәр вәкиле булуга карамастан, Россиянең теләсә кайсы гражданины инвалидлык алу хокукына ия булырга тиеш. Коронавирус инфекциясе йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә җитди зыян китерергә, тромбозлар, үпкә фиброзы китереп чыгарырга мөмкин, бу очракта кешене тернәкләндерү программалары буенча дәваларга тиешләр. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X