erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фермада чыккан янгыннан 200 сыерны коткарганнар

Янгын су җылыту өчен кулланыла торган мичнең кызуы нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

Татарстанның Кукмара районында янгын чыккан фермадан 200 сыерны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке җиделәр тирәсендә 112 бердәм номерына Үрәсбаш авылында янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.


Урынга 117нче янгын-коткару часте һәм «Түбән Үрәс» ирекле янгын сүндерү командасы хезмәткәрләре юл тоткан. Моннан тыш, Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы инициативасы белән аларга ярдәмгә су тутыру өчен чаннар куелган ике трактор да җибәргәннәр.

Ут белән көрәшүчеләр килеп җиткәндә ялкын сөт блогының түбәсенә күчкән, утның сыер абзарының түбәсенә дә күчү куркынычы була.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ферма хезмәткәрләре 200 баш сыерны ачык абзарга чыгарган.


19.35 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр, аның мәйданы 120 квадрат метр тәшкил иткән. Зыян күрүчеләр юк.

Янгын су җылыту өчен кулланыла торган мичнең кызуы нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X