erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фермерларга 1%тан 5%ка кадәр ташламалы ставка белән кредитлар алырга мөмкин

Татарстанда 2017 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә аграрийларны ташламалы кредитлау механизмы гамәлгә ашырыла.

Әлеге программа кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре түбәнәйтелгән  - 1%тан 5%ка кадәр  ставка буенча кредит алырга мөмкин.

Әлеге ярдәм чарасы заем акчаларын эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә генә түгел, кече  хуҗалыкларга  да   бизнесны үстерү өчен файдаланырга мөмкинлек бирә. Бер заемчы өчен кыска сроклы ташламалы кредитның максималь күләме 600 млн. сумнан артмаска тиеш. Кече  бизнес вәкилләре,  ташламалы  кредит бирә торган  банкны  үзләре  сайлап, кирәкле документларны   тапшыра  алалар.  

Татарстанда кече хуҗалыклар буенча  кыска сроклы кредитларга - 734,8 млн. сумга  152 гариза,  инвестиция   кредитларына  548,0 млн. сумга    58 гариза хупланды һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәрелде.

Ташламалы шартларда кредит алу өчен берничә таләпләргә туры килергә кирәк:

1. Заемчы  бетерү һәм үзгәртеп кору процессында булырга тиеш түгел.

2. Россия  Федерациясе   Салым резиденты статусына  ия  булу  һәм Россия  Федерациясе   территориясендә юридик зат һәм шәхси эшкуар  буларак теркәлү кирәк.

3. Заемчыга  карата бөлгенлеккә  төшү буенча  эш  кузгатылмаган  булырга  тиеш. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

4. Авыл хуҗалыгы җитештерүчесенең  соңгы 30 көндә 50 мең сумнан артык   бурычы  булмаска тиеш.

Кече бизнес вәкилләре   бүген үк Саклык  банкына (Сбербанкка), Россельхозбанкка, ВТБга, Газпромбанкка, Альфа банкка һәм башкаларга гариза бирә һәм ташламалы шартларда кыска вакыт эчендә  хуплана  алалар.

Татарстанга барлыгы 725,7 млн. сум күләмендә субсидия лимиты бүлеп бирелгән.

Фермерлар Министрлыкның территориаль органнарында яисә  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең бердәм номеры: 8-800-444-16-70 буенча кирәкле документларны тутыру мәсьәләләре буенча түләүсез консультация  алырга  мөмкин.

 Белешмә өчен:

Кече  хуҗалыклар - "Крестьян (фермер) хуҗалыгы турында" Федераль закон   нигезендә төзелгән крестьян (фермер) хуҗалыклары  һәм "Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе турында" Федераль закон нигезендә төзелгән һәм еллык керем  әйләнеше  чикләнмәгән  авыл хуҗалыгы кооперативлары (авыл хуҗалыгы кредит кооперативларыннан тыш), авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче хуҗалык җәмгыятьләре, хуҗалык партнерлыклары һәм шәхси эшкуарлар, шулай ук авыл хуҗалыгы чималын сатып алу  белән шөгыльләнүче һәм  финанс хисабы  елында  еллык  кереме  120 млн сумнан  артмаган     җитештерү кооперативлары (авыл хуҗалыгы кооперативларыннан тыш).  

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X