erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәдинә Галәветдинова: «Хәрби кеше булам, дигән хыял белән яшәде»

Бу дөньяда адәм баласының яшәеше сынаулардан гына тора диярсең. Сарай-Чокырча авылында яшәүче Мәдинә белән Габделәхәт Галәветдиновлар өлешенә дә шактый туры килгән алар

Мәдинә белән Габделәхәт икесе дә Печмәнтау авылыннан. “Бергә бер класста укыдык, мин алдагы партада, ул арттагы партада утырды, – ди Габделәхәт. – 1982 елда өйләнештек. Мин Арчада АТПда шофер булып эшли идем. Шунда  командировкага Лаешка җибәрәләр иде. Квартир бирәбез, дип кызыктыргач шунда эшкә урнаштым. Айрат белән Рамил шунда тудылар. Әти-әни олыгайганнар иде инде, аларга якынрак булыйк дип, 1988 елда Арчага кайттык. “Сельхозтехника“да, аннан балык күлендә эшләдем. “Марс“ колхозы рәисе Миннехан колхозга эшкә чакырды. Сарай-Чокырча авылында яши башладык, Алия кызыбыз шунда туды“.

Әңгәмәбез иң авыр темага якынлаша. Ата-ана өчен бала югалтудан зуррак тагын нинди кайгы бар? Айратлары махсус хәрби операциядә һәлак булды...
– Хәрби кеше булам, дигән хыял белән яшәде, – ди әнисе Мәдинә. – Укырга хәзер керә алмасам, армиядән кайткач барыбер керәм, дияр иде. Әтисе хәрби хезмәт бик катлаулы бит, дип тә карады.
– Казандагы артиллерия  училищесына укырга кергәч бик шатланды, – ди Габделәхәт. – Яссы табанлы булганнарны ул вакытта армиягә дә алмыйлар иде бит. Медицина тикшерүен үткәндә  аның урынына иптәш егете кергән. Менә шулкадәр хәрби кеше булу теләге зур иде анда.
Училищены тәмамлагач Айратның хәрби юлы башлана. Сириядә, Таҗикстанда “кайнар нокта“ларда була ул. Әти-әнисенә: “Борчылмагыз, минем бар да әйбәт, әле мин командировкада“,  – дигән хәбәрләр җибәреп тора.

– Аның үлгәненә күңел һаман ышанмый, – ди Габделәхәт. – Ишек  ачылыр да Айрат килеп керер кебек...
– Рәсемне бик матур ясый иде, – дип дәвам итә Мәдинә. – Минут эчендә ясый да бирә. 2014 елда өебез янды Бик ярдәм иттеләр, кайтканда да бик булыштылар. Агач эшен дә, тимер эшен дә булдыра иде. Гаиләсен бик яратты. Балалар белән бала була белде, балыкка да алып төшә иде. Аллага шөкер, киленебез Гөлназ белән ике ул үстерделәр. Әмиргә 18 яшь, МЧС буенча укый. Мурад Казанда Суворов училищесына укырга керде. Аны безнең янда  торып мәктәпне тәмамлар дигән идек. Ул әле яшьрәк, барысын да аңлап та бетермидер, көн саен зиратка әтисе каберенә йөри икән. “Монда мин яши алмыйм, бар нәрсә әтине хәтерләтә“, – дип Казанга китеп барды. Кайтып торалар үзе. Икенче улыбыз Рамил –  Арчада, Алия кызыбыз – Казанда, гаиләләре белән алар да кайтып тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әле менә Мурадны алырга барам, – диде Габделәхәт. – Ярый әле алар бар.
– Тизрәк бетсен иде бу хәлләр, – ди Мәдинә. – Берәүгә дә бала хәсрәте күрергә язмасын.
Икесе дә гади хезмәт кешеләре алар. Мәдинә сыер да сауган, бозаулар да караган, ашханәдә дә эшләгән. Кирәк вакытта әле дә эштән  баш тартмый, быел урып-җыю чорында амбарда эшләгән. Габделәхәт тә 30 елдан артык шофер, башка эшләрдә дә эшләгән. Бүген дә бик кирәкле кешеләр алар, баланың баласы балдан татлы, диләр бит.
– Айратның истәлеген кадерләп саклыйбыз, – ди Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. – Ул укыган Урта Курса мәкктәбенең “Яшь армиячеләр“ отрядына аның исеме бирелде, мәктәптә, Сарай-Чокырча авылында истәлек такталары куелды. Безнең җирлектән махсус хәрби операция зонасында дүрт кеше хәрби бурычын үти. Исән-сау кайтырга язсын үзләренә!

#ТатарстанВСЕСВОИ #МарафонВСЕСВОИ #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #ТатарстанВСЕСВОИ #МарафонВСЕСВОИ #ВСЕСВОИТМ

2
X