erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Филүс Каһировның автобусы әйләнгән. Үзе исән-саумы?

Хәл Мәләвез районында булган. Бу хакта концерт директоры Эльмира Каһирова хәбәр итә.

«Һава шартлары начар булу сәбәпле, безнекеләр Казаннан 16 сәгать тирәсе килә, таулы урыннарда автобусны этәргә дә туры килә. Бер авылдан алар бөтенләй үтә алмый. Мәләвездәге дуслар ярдәмгә килә, алардан прицеп һәм аппаратураларны алалар.

Мәләвезгә килеп җиткәндә алардан «без әйләнеп капландык, ярдәм кирәк», дигән хәбәр килде. Без шок хәлендә идек. Шалтыратып, хәлләрен белештек, аларны алырга машиналар җибәрдек.

Концертны инде күчерергә җыенган идек, кәеф төште. Шулай да төркемне көттек. Алар: «Бик нык арыдык, ләкин концертны куябыз», диделәр. Шундый батырлык күрсәткән төркемебезгә, безне аңлаган тамашачыларга, төркемебезне ашаткан, сыендырган Рәхмәтуллиннар гаиләсенә, безгә ярдәм иткән кешеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез», - ди ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Исән йөрегез берүк!

Фото: vk.com сайтыннан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Fil-s-Ka-irovni-avtobusi-yl-ng-n-Is-nme-111647/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X