erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“FINA” үзәге стипендиатлары осталык дәресләре уздырды

25 май көнне “Арча” спорт мәктәбе кунаклар кабул итте. Яшь һәм талантлы спортчылар районыбыз укучылары белән очрашып, осталык дәресләре уздырды, җирлекнең истәлекле урыннары белән танышты.

 

 

Пакистан, Гана, Уганда, Нигерия, Ангола, Маврика, Намибия, Руанда, Венесуэла, Куба, Колумбия, Мальдивы, Грузия, Литва, Латвия, Албания, Андорра илләреннән  йөзү һәм суга сикерү юнәлешләре буенча 27 спортчы, 3 тренер һәм 7 оештыручы килгән иде.

Су спорт төрләрен үстерүче “FINA” үзәге стипендиатлары Татарстан Республикасы белән таныша. Аларның беренче тукталышлары – Арча районы. Төрле республикадан җыелган спортчыларны районыбызга кергәндә үк чәк-чәк белән, гармун уйнап каршы алдылар. Аларны район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов һәм районның яшьләр эшләре, спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов сәламләде. Кунаклар чәк-чәк белән сыйланды һәм гармун моңына кушылып биеп тә алдылар.

Бассейн каршында аларны районыбызның алдынгы йөзүчеләре каршы алды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмов кунакларны районыбызда күрүенә шат булуын белдереп, мондый тәҗрибә уртаклашуны уңай күренеш дип белдерде. Балалар кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Стипендиатлар үз чиратында безнең укучыларга осталык дәресләре уздырды. Дәресләр 4 төркемгә бүлеп алып барылды. Бу көнне бассейнда иң оста йөзүчеләр җыелган иде. Халыклар, телләр бердәмлегенең ни дәрәҗәдә югары икәнлеген дә күрдек. Безнең йөзүчеләр татар һәм рус телендә аралашса, кунаклар инглиз телендә эндәште. Аралашу уңайрак булсын өчен, очрашу барышында тәрҗемәче эшләде.

Осталык дәресләре тәмамланганнан соң, биредәге гореф-гадәтләр, җирлек үзенчәлекләре белән танышу максатыннан, кунакларга экскурсия оештырылды һәм алар Яңа Кырлайга юл алды. Габдулла Тукай музее белән танышканнан соң, татар халкының милли ризыкларын авыз иттеләр.

Мондый тәҗрибә уртаклашу истәлекле һәм файдалы очрашу гына түгел,  халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту өчен мөһим чараларның берсе дә булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X