erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Финалда да сынатмады Гөлнара

Котлыйбыз, Гөлнара. Юлларда исән-имин йөрергә язсын.

Әле шушы көннәрдә генә “Автоледи-2020” район бәйгесендә җиңү яулаган Арча кызы Гөлнара Фәйзрахманованың республика бәйгесенең зона этабында призлы урынны алуы турында хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә республика бәйгесенең финалы булды. Анда да якташыбыз Гөлнара Фәйзрахманова автомобиль йөртү буенча осталыгын сынады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Быел ярышта республика район һәм шәһәрләреннән барлыгы 56 хатын-кыз катнашкан. Финалда конкурсантлар өч этапта ярышканнар: юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан биргәннәр, аннан җиңел машина белән идарә итү күңекмәләрен күрсәткәннәр. Өченче этапта социаль реклама баннерлары һәм видеороликлары бәйгесе булган. Безнең Гөлнара өч этапны да уңышлы үткән һәм сигезенче урынны яулаган. Республика бәйгесендә беренче унлыкка керү бик зур күрсәткеч. Котлыйбыз, Гөлнара. Юлларда исән-имин йөрергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X