erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Финанс пирамидасы корбаны булмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

Акчаны күңелгә түгел, кесәгә саласы калган! Финанс пирамидасына өметләнеп, ярык тагарак янында утырып калганнар бүген әнә шулай дип үкенә. Җиңел юл белән баерга хыялланып йөргәндә күпләргә әнә шулай булган акчасыннан да колак кагарга туры килә ("Ватаным Татарстан", Казан, Динә Гыйлаҗиева).

 

Әле июль башында гына Үзәк Банк тарафыннан финанс пирамидасы дип таныган «Антарес Трейд» оешмасы җимерелгән иде. Бу пирамидага акча кертеп алданучылар арасында татарстанлыларның да шактый булуы ачыкланды. Очраклыктырмы-юктырмы, әмма шул вакыйгадан соң хәтта кайбер үлем-китем очрагын да шикле оешманың җимерелүе белән бәйләп аңлатырга тырыштылар. Күпләр шул вакыйгадан соңгы шоктан айнып та җитәргә өлгермәгән иде – менә тагын яңалык. Хәзер инде соңгы берничә айда халык арасында исеме шактый телгә алынган «Финико» оешмасының да көймәсе комга терәлгән. Дөрес, күпләр бу хәбәргә әле дә булса ышанмый, имеш-мимеш дәрәҗәсендә генә кабул итә. Әмма хокук сакчылары инде бу финанс оешмасына да ясин чыгар чак дип ышандыра.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсендә бүлек җитәкчесе Руслан Дәүләтяров сүзләренә караганда, әлеге финанс пирамидасына кереп алданучылар хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә башлаган инде. «Әлегә бездә шундый унлап гариза бар. Ләкин бу саннар сәгать саен үзгәреп торырга мөмкин. Халыкның финанс грамоталылыгы юк, диләр. Әмма халык ул яктан хәзер, киресенчә, бик белемле. Криптовалюта биржаларын, бу өлкәдәге яңалыкларны күзәтеп баралар. Халыкның түгел, инвесторларның финанс «намуслылыгы»н күтәрергә кирәк», – диде ул кичә журналистлар белән очрашуда.

Руслан Дәүләтяров сүзләренә караганда, «Финико» Россиядә юридик зат буларак бөтенләй теркәлмәгән. Эшчәнлек алып бару өчен лицензиясе белән махсус рөхсәте дә булмаган. Әлегә РФ Җинаять кодексының 172.2 нче маддәсе (финанс пирамидасы оештыру) буенча җинаять эше ачылмаган. Үзәк Банк тарафыннан төгәл аңлатма бирүләрен көтәләр. «Финико» кертемчеләре исә вакыйгаларны читтән генә – ниндидер спектакль караган кебек күзәтеп тора. Алар һаман нидер көтә. Кертемчеләргә әле дә нәрсәләрдер вәгъдә итәләр. Алар вазгыятьне ахырга кадәр аңлап бетергәч, безгә килгән мөрәҗәгатьләр саны да артачак. Бу хәлләрнең ахыры котылгысыз гына түгел, ул инде килеп җитте. Әмма аны кабул итәргә, «эшкәртергә» һәм үзең өчен бер карарга килергә кирәк», – диде Руслан Дәүләтяров. Халыкта шактый шау-шу уяткан «Гафаров һәм аның партнерлары» финанс пирамидасын тикшерү эше исә әлегә вакытлыча туктатылган. Шикле кешене эләктерә алмыйлар. Әлегә хокук саклау органнарына бу кырыкалдарлардан зыян күргән 20 кеше мөрәҗәгать иткән.

Тиз арада баю, җиңел генә акча эшләү турындагы хыял-максатлар андый чакта аек акылны томалый, диләр бит. Күпләрнең утка очкан күбәләк кебек, белә торып финанс пирамидасы сазлыгына кереп батуын башкача тагын ничек аңлатасың? Министрлыкның Баш тикшерү идарәсендә бүлек башлыгы Рөстәм Хәсәнов сүзләренә караганда, күпләр бу адымга аңлы рәвештә бара. Акчасын нәкъ менә финанс пирамидасына салганлыгын белән торып җилгә очыра. «Сорау алганда нишләп алай эшләве белән кызыксынгач: «Бу пирамидага иң беренчеләрдән булып кереп, иң өске баскычта калып, тиз генә акча эшләп калырга хыялланган идем», – диләр. Пирамида ишелә калса да, алар бу капкыннан беренчеләрдән булып чыгып өлгерәчәгенә ышана», – ди ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Элегрәк финанс пирамидалары завод төзү, милек алу кебек ялган максатларны күздә тотып эш итсә, хәзер алар тулысынча биржага күчеп беткән. Күбесе криптовалюта белән эш итә. Ә аны күзәтеп бетерүе дә, тикшерүе дә бик авыр, ди белгечләр. Рамил Хәсәнов китергән саннарга караганда, соңгы ике елда Татарстанда финанс пирамидалары эшчәнлеге белән бәйле сигез җинаять эше кузгатылган. «Элегрәк финанс пирамидалары юридик зат буларак төзелә, аларның конкрет җитәкчесе була иде. Ә хәзер финанс пирамидалары, нигездә, интернетта эш итә. Алар юридик зат буларак та теркәлмәгән. Интернетта аларның нәкъ менә финанс пирамидасы буларак төзелүен исбатлавы да кыен», – ди Рамил Хәсәнов.

Финанс пирамидасы корбаны булмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Белгечләр бу очракта түбәндәге дүрт кагыйдәгә таянырга куша:

  1. Сезгә елына 15, 20 процент һәм аннан да югарырак ставкалы табыш вәгъдә итсәләр, шикләнергә җирлек бар. Ник дигәндә, күптән түгел Россия Үзәк Банкы елына 13 проценттан югарырак ставкаларны чиктән тыш табыш вәгъдә иткән ставкалар дип таныды.
  2. Сез акча кертергә җыенган оешманың Россия Үзәк Банкы тарафыннан бирелгән лицензиясе бармы? Ул Россиядә теркәлгәнме? Әнә шул сорауларга ачыклык кертергә дә онытмагыз.
  3. Сезгә кертемнәрегез иминиятләштерелгән дип ышандырып, ниндидер кәгазьләр дә күрсәтергә мөмкиннәр. Чынлыкта финанс пирамидасындагы кертемнәр иминиятләштерелми!
  4. Әгәр сезгә бу оешмага берәр танышыгызны чакырып, ул салган акчаның 20–30 процентын сезгә кайтарырга вәгъдә итсәләр дә, бу оешмадан качу ягын карагыз.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: molva33.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X