erid:2VtzquqpS7d
Физкультурачылар бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
Арча яңалыклары

Физкультурачылар бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Физик тәрбия белгечләрен котлыйбыз! Физкультурачылар көне белән!

Бүген Арчаның Спорт комплексы тренерлары, педагоглары, районның физик тәрбия укытучылары Арча стадионына җыелды. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан командаларга бүленеп, мини футбол, волейбол уйнадылар. Ел дәвамында уңышка ирешкән педагоглар бүләкләнде, алар хезмәтенә рәхмәт әйтелде. Физик тәрбия белгечләре бәйрәмне оештырган чшьләр бүлегенә (җитәучесе Ильяс Габделгазизов) рәхмәт әйтә.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев