erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Физкультурачылар көненә бүләк

8 август — физкультурачылар көнендә Наласа авылында илкүләм проект кысаларында төзелгән спорт мәйданчыгы ишекләрен ачты.

 

Быел ачылучы мәйданчыкның өченчесе булса, районда илкүләм проект буенча төзелгән икенчесе бу. Әлеге проект кысаларында тиздән өченчесе – Мөндештәгесе дә спорт сөючеләрне үзенә җыя башлар.

Ә наласалар үз авылларына шундый бүләк әзерләүләре өчен ил җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәтле. Мәйданчык мәктәп территориясендә урнашкан, анда керү өчен мәктәп ишегалды аша узарга кирәк. Димәк, мәктәп укучылары өчен дә беренче чиратта мөһим урын булачак бу.

 

“Авыл өчен бик көтелгән мәйданчык. 2016 елда мәктәпкә ныклап төзекләндерү уздырылды, шул вакытта ук мәйданчык та булырга тиеш иде, — ди Наласа мәктәбенең физкультура укытучысы Илфат Төхфәтуллин. — Соң булса да уң булсын, мондый мәйданчыкка без бик шат. Балаларны сәламәтләндерү, физик яктан ныгыту өчен, волейбол, баксетбол уйный торган менә дигән мәйданчык. Киләчәктә авыл яшьләре белән җыелып уйнарбыз дип өметләнеп калабыз. Мәктәбебезнең хатын-кызлар волейбол командасы көчле, район буенча алдынгы урыннар алалар. Мәктәптә 70тән артык укучы бар, күбесе спортка тартыла. Дәресләрдән соң спорт түгәрәкләре эшли. Үзем волейбол һәм бадминтон, Таһир Лотфуллин көрәш түгәрәге алып бара. Мәктәптә каравылчы һәм әлеге мәйданчык өчен җаваплы кешеләр бар. Мәйданчыкны озак еллар хезмәт итәрлек итеп саклап тоту авыл яшьләренең, укучыларның бурычы”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

“Без укыганда мәктәп артындагы мәйданчыкта футбол, волейбол уйнап үстек. Авылга зур бүләк булды бу”, — дип авыл яшьләре исеменнән рәхмәтен җиткерде Наласа мәктәбендә спорт түгәрәкләрендә тәрбияләнеп үскән Рәис Галиев. Таһир Лотфуллинның шәкерте ул, хәзер үзе көрәш буенча районның берничә мәктәбендә тренер булып эшли.

Наласалар спортта көчле. Авылның буыннан буынга килә торган данлыклы көрәшчеләре бар. Ел саен төрле спорт ярышлары уздырыла. Җәен спорт сөючеләр волейбол, футбол, баскетбол белән ачык һавада шөгыльләнсә, кышын авыл яшьләре өчен мәктәппең спорт залы ачык.

Әлеге бәйрәм шатлыгын уртаклашырга бу көнне Наласага район мәктәпләренең физкультура укытучылары да килгән иде. Алар яңа мәйданчыкта волейбол уйнап осталыкларын раслады. Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы ГТО нормаларын аерым билгегә тапшырган спортчылар, физкультура укытучылары өчен әлеге бәйрәмдә район башлыгы кулыннан бүләк алу аеруча истәлекле булып калды. Лилия Хисмәтова 8нче баскыч алтын, Хәлил Хәсәнов 9нчы баскыч, Фәрит Нәгыймов 9нчы баскыч, Рәмис Хәйруллин 6нчы баскыч алтын билгегә ия булды. Илшат Нуриев спорт мәйданчыгының беркайчан буш тормавын теләп, соңыннан үзе дә спортчыларга кушылып волейбол уйнап алды.

Спорт мәйданчыкларының киләсе елларда да төзелүе көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X