erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фәнил Гарәфиев истәлегенә

Барлыгы 6 команда катнашты.

Районның шәхси эшмәкәре, спортчы Фәнил Гарәфиев истәлегенә багышланган хоккей турнирында барлыгы 6 команда катнашты. Традициягә әйләнеп киткән ярышларның быелгысында да командалар матур уен күрсәтте.

Арча районыннан ике команда (өлкәннәр һәм яшьләр), Балтач, Кукмара, Саба һәм Морки районнарыннан берәр команда көч сынашты. 

Һәр командада да көчле уенчылар, үз районнарын якларлык хоккейчылар тупланган иде. Тик ярыш булгач, җиңүче һәм җиңелүче булмый калмый. Шулай итеп, 1нче урынны – Кукмара командасы, 2нче – Арча ветераннары һәм 3нче урынны Балтач командасы яулады. Тагын бер кат җиңүләре белән котлыйбыз аларны.

Турнирны Фәнил Гарәфиевның улы Фәнис Гарәфиев рәхмәт сүзләре белән ачты. “Менә инде 10 ел узса да, һәр ел дулкынланам, күңелгә үтеп керә. Быелгы мәҗлес тә әтинең якты истәлеген тагын бер кат искә төшереп, дога булып барып ирешсен”, – диде ул. Район башлыгы Илшат Нуриев Фәнил Гарәфиевка булган соклану һәм сагыну сүзләрен әйтте. Ул һәр команданы аерым сәламләп, аларны күрергә шат булуын белдерде һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Якташыбыз Илназ Баһавиев, дусты Фәнил Гарәфиев  хөрмәтенә иҗат иткән җырын башкарып, катнашучы һәм җанатарларның күңеленә үтеп керде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Югары Әзәк егете Фәнилне туганнары һәм дуслары кешелекле, ярдәмчел һәм юмарт кеше буларак искә ала. Кызганыч, якыннарын калдырып бик иртә бакый дөньяга күчте ул. Тик районыбыз өчен аның җуелмаслык эзе калды. Арчадагы “Металл” ширкәте бүген дә халык өчен хезмәт итә. Фәнил Гарәфиевны җитәкче буларак кына түгел, хәйрия эшендә актив катнашучы дип тә искә алалар.  

Алдагы елларда да шулай якташларыбызны онытмыйча, аларны искә алып, рухларын шатландырып торсак иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X