erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры оештырылды

14 февраль көнне Арча-Арена боз сараенда кызу ярыш барды

14 февраль көнне Арча-Арена боз сараенда кызу ярыш барды.

Районның шәхси эшмәкәре, спортчы Фәнил Гарәфиев истәлегенә багышланган хоккей ярышларында барлыгы 6 команда катнашты. Матур традициягә әйләнеп киткән быелгы ярышта да командалар матур уен күрсәтте.

Турнирны Фәнил Гарәфиевның улы Фәнис Гарәфиев та рәхмәт сүзләре белән башлады. "Менә инде 10 ел узса да, һәр ел саен дулкынландыра, күңелгә үтеп керә. Быелгы мәҗлес тә әтинең якты истәлеген тагын бер кат искә төшереп, дога булып барып җитсә иде. " - диде ул. Арча район башлыгы Илшат Нуриев Фәнил Гарәфиевка булган соклану һәм сагыну сүзләрен әйтте. Һәр команданы аерым сәламләп, аларны күрергә шат булуын белдерде һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Якташыбыз Илназ БАХ үзе иҗат иткән җырны башкарып, катнашучы һәм җанатарларның күңеленә үтеп керде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча районныннан ике команда (өлкәннәр һәм яшьләр), Балтач, Кукмара, Саба һәм Морки районннарыннан берәр команда көч сынашты. 

Һәр командада да көчле уенчылар, үз районнарын якларлык хоккеейчылар тупланган. Тик ярыш булгач, җиңүче һәм җиңелүче булмый калмый. Шулай итеп, 

1 урынны - Кукмара командасы, 2 урынны - Арча ветераннары һәм 3 урынны Балтач командасы яулады. Афәрин, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре хоккей

2
X