Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Фәнәвил Галиев истәлегенә

    Бу көннәрдә театр артисты, режиссер, драматург, 1994 елдан Татарстан Республикасының театр  әһелләре  һәм 2000 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның халык артисты Фәнәвил Галиевкә 60 яшь тулган булыр иде. Ләкин ул инде безнең арабызда юк, ә аның башкарган эшләре онытылмый, еллар узган саен хәтердә яңара гына бара.

          Иске Йорт авылында туып-үскән якташыбыз, күренекле журналист Әгъзәм Фәйзрахманов Фәнәвил Галиевләрнең гаиләсен искә алып: “Абыем Әдһәм өйләнгәч, үзе укытучы булып эшли торган Арча районы  Югары  Әзәк авылында йорт алып җибәрде. Аның күршесе – инде шактый олыгая төшкән Әхми абый иде. Елның һәм тәүлекнең кайсы гына вакытында очратсам да, бу абый өе тирәсендә нәрсә дә булса эшләп йөрер иде. Гадәттә кечкенә малае Фәнәвил дә аның тирәсендә кайнаша, әтисенә булышып йөри.

          Әхми абый күптән безнең арада юк инде, бакыйлыкка китеп барды. Кызганыч, Фәнәвил дә юк. Җигелеп эшләп йөргәндә, таланты чәчәк атканда үлеп китте. Моңа һаман да күңел ышанмый. Авылга кайткан саен ул килеп чыгар да, ике куллап күрешер, нәрсәләр белән шөгыльләнүем турында сораштыра башлар кебек тоела.

          Бала чагында бик хәрәкәтчән, шук иде Фәнәвил. Урам малайларының командиры булырга яратты. Төрле уеннар оештырганда осталыгы белән аерылып торды. Җырларга, биергә яратты. Бераз үсә төшкәч, кичләре авыл клубында үтте. Үзе кебек үк малайлар, кызлар белән репетицияләр үткәрде, авылдашларына концертлар, спектакльләр әзерләде.

         Югары Әзәккә кайткан саен, зиратка кереп чыкмый калмыйм. Фәнәвилнең кабере зиратның яңа өлешендә, һәркемгә күренә торган урында. Татар яшьләр театры коллективы элеккеге хезмәттәшләре каберенә чардуган тоткан, таш куйганнар.  Һаман да кайтып каберне чистартып, тәртипкә китереп йөриләр.

          Фәнәвил Галиевнең балачагы, яшьлек еллары үткән авыл урамы бүген аның исемен йөртә. Кыска гына вакыт эчендә сәләтле драматург, актер, режиссер булып өлгергән якташларын әзәклеләр сагынып искә ала,”- дип яза 2019 елның 27 декабрендә “Мәдәни җомга” газетасында чыкакан мәкаләсендә.

         Фәнәвил Әхми улы Галиев 1960 елның 4 гынварында районыбызның Югары Әзәк авылында туа. 1977 елда Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1978 – 1982 елларда Казан дәүләт мәдәният институтының театр режиссерлары бүлегендә һөнәри югары белем ала. 1982-1984 елларда армиядә хезмәт итә. Аннан кайткач  сигез ел Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында артист һәм режиссер булып эшли. 1992 елдан вафатына кадәр аның тормыш юлы  Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры белән бәйле, ул анда да артист һәм режиссер иде.

        Фәнәвил Галиев төрле елларда Шаһиморат.Зәйнинең “Уеннан уймак” спектаклендә Моталлап, Фәнис Яруллинның “Бер күрешү үзе бер гомер”ендә Ризван, Дәрҗия Аппакованың  “Тапкыр егет”ендә Шәйхулла бай, Таҗи Гыйззәтнең “Кыю кызлар”ында Бәхтияр, Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”

    ында Бәдри, Нәкый Исәнбәтнең “Җиде кыз”ында Курайчы , үзе язган сәхнә әсәрләре  “Хыялдагы дөнья”да Рәис, “Мәхәббәт өчпочмагы” нда Нәби һәм башка бик күп рольләрне тамашачылар сокланып карарлык дәрәҗәдә башкарды.

          Якташыбыз 1993, 1996 елларда Мәскәү шәһәрендә артистлык осталыгын күтәрә, ә 2000 елда Олег Табаков театры студиясендә режиссура буенча белем ала. Ул  Шириаздан Сарымсаковның “Яшен чаткысы” һәм үзе язган  “Хыялдагы дөнья”, Мисс убырлы”, “Узма, яшьлек,заяга”, “Җырларым” һәм башка әсәрләрне зур осталык белән тормыш таләпләренә туры китереп сәхнәләштерә.

         Драматург буларак Фәнәвил Галиев беренче адымнарын Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында куелган “Элмәктәге язмыш” пьесасы белән башлый. Әдипнең “Корт” пьесасы 2003 елда Татарстан Мәдәният министрлыгының Мәскәү тәнкыйтьчеләре белән берлектә үткәрелгән драматурглар семинарында “Иң яхшы пьеса” дип табылды.      Фәнәвил Галиевнең 2003 елда “Яңа татар пьесасы конкурсында “Тутык кыңгырау” әсәре җиңүче пьесалар рәтенә керде һәм “Яңа татар пьесасы” җыентыгында басылды. Ә 2004-2005 елда үткәрелгән “Яңа татар пьесасы” конкурсында аның Мәхмүт Галәүнең “Болганчык еллар”, “Мөһаҗирләр” романнары буенча эшләнгән инсценировкасы беренче урынны алды һәм бүгенге көндә дә Минзәлә театрында уңышлы бара.Фәнәвил Галиевнең пьесалары Әлмәт, Минзәлә, Чаллы, Казан яшь тамашачылар театр сәхнәләрендә, Туймазы, Чувашстан республикасы яшь тамашачылар һәм халык театрларында уңышлы барды һәм кайберләре бүген дә уйнала.

          Югарыда әйтеп үтелгәннәргә өстәп якташыбызның оста гармунчы булуын, гитарада һәм курайда уйнавын, спектакльләргә җырлар язуын әйтеп үтәргә кирәк. Күп кырлы талант иясе Фәнәвил Галиев 2012 елның 5 январенда көтмәгәндә вафат булды һәм туган авылы зиратында җирләнде.

             Фәнәвил Галиевнең ун ел бергә укыган сыйныфташы Камил Садыйков:”Аның белән без балачактан бергә уйнап үстек, бик оста оештыручы, төрле кызыклар, маҗаралар уйлап табарга ярата иде. Мәктәпләрдәге бер генә концерт та, спектакль дә аннан башка узмады. Авылны бик яратты, кайткач бергәләшеп балыкка йөри идек.Бергә укыган иптәшләрне очраштырып, гаилә хәлләрен белешеп яшәде. Без аны бик юксынабыз,”- дип искә ала. Ә Самания Камалова:” Ул кечкенәдән бик актив булды, ярдәмчел иде, укыганда ук театр артисты буласы билгеле иде һәм ул максатына иреште дә. Бергә эшләгән иптәшләре аны искә алып безнең авылга еш кайталар. Кыска гына гомерендә ул үзеннән бик күп истәлекләр калдырды”,- дип сыйныфташын бары тик уңай яктан гына искә төшерә.   

          Безнең музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә аның тормыш юлы һәм иҗаты турында экспозиция куелган. Музей фондында аның төрле елларда төшкән фотолары, шәхси документлары, узе уйнаган һәм сәхнәләштергән спектакльләрнең афишалары саклана. 1982 елда Казан Дәүләт мәдәният институтының 4 курсында укыган вакытта Фәнәвил Галиев Иске Кырлай мәдәният йортында практика үтә. Диплом эше буларак Кәрим Тинчуринның “Хикмәтле доклад” комедиясен сәхнәләштерә һәм үзе үк анда төп рольне – Мортазаны уйный. Туган ягында башкарган бу беренче хезмәте өчен якташыбызга, укытучылары тарафыннан югары бәя бирелә һәм ул гомере буе үзе сайлаган һөнәренә тугры калып, театр сәнгатен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Без Татарстанның халык артисты Фәнәвил Галиевне искә алып, аның башкарган хезмәтләрен, туплап калдырган иҗатын яшь буынга җиткерү юнәлешендә даими эш алып барырга тиешбез.

    Казан арты” тарих-этнография музее

    директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: