Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Француз мылтыгы

    Аучы белән балыкчы сөйләгәннәргә бик ышанып бетмәскә киңәш итәләр.

     Әмма мин алай алдашырга яратмыйм.

    Бервакыт Казан аучылары поши ауларга кайтты. Биш-алты кеше болар, берсе шактый өлкән яшьтә, калганнары – яшьләр. Казанка авылында районда аучылыкны алып баручы Миңһаҗ абыйларда төн кундык. Бераз кабып алган кунаклар озак йокыга китә алмый сөйләшеп яттылар. Өлкән дигәннәре бигрәк тә матканчык булып чыкты: “Поши миңа чыга, мин аны бер атуда егам, – диде ул. – Минем 10нчы калибрлы француз мылтыгы, минем ике тапкыр атканым юк!”

    Икенче көнне җыенып урманга мендек. Миңһаҗ абый һәркайсын ара калдырып номерларга куйды, селкенмәскә, урыннан кузгалмаска, тәмәке тартмаска кушты. Мин инде урманны яхшы беләм, миңа эчкә кереп поши куып  чыгарасы. Миңһаҗ абыйның: “Мин ошамаган кешеләр кайтса пошиларны кирегә куам”, – дип әйткәне бар иде. Әлегә болардан “үч” алырга сәбәп юк...

    Берзаман бара торгач бөтен урманны яңгыратып аткан тавыш ишетелде. “Әһә, француз атты, мин әйтәм. Пушка кебек ата дип мактанган иде бит”.

    Тәртип шундый: ату тавышы булуга шунда  җыеласы. Чөнки лицензия бер генә пошига, нәтиҗәсен ачыкламыйча ауны дәвам итәргә ярамый.

    Квартал юлында “француз” басып тора. “Кем атты?” – дип сорады Миңһаҗ абый. “Мин!” – диде “француз”.

    – Поши кая?

    – Әнә, урман эчендә ята.

    Ул күрсәткән  урынга керәбез – поши түгел, йоны да юк. Читтәрәк пуля бер каенны яралап  үткән.

    Реклама

    Шуннан китте, мин сиңа әйтим, тарткалашу, әрләшү. “Француз”ны эт итеп сүкте болар. Шуның белән бу көнге ау төгәлләнде.

    Икенче ялда тагын кайттылар. Әмма бу юлы араларында “француз” юк иде инде...

    Монысын Миңһаҗ абый сөйләгән иде.

    Бервакыт Казан аучылары кайта моңа, хәйран гына урында эшләүчеләр. Минһаҗ абый боларны номерларга бастыра да, үзе урман эченә кереп китә. Күпмедер вакыттан соң аткан тавыш ишетелә. “Чыктым, боларның берсе  басып тора, – дип сөйләде ул. – “Кем атты?” – дип сорадым. “Мин!” ди бу. “Нәрсәгә аттың?” “Пошига”, – ди. “Ә поши кая?” “Урман эчендә ята”.

    – Ә мылтык кая?

    – Мылтыкны поши мөгезенә элеп куйдым.

    Урман эченә керә болар. Ә тегендә пошиның аунаган эзе генә бар, поши да, мылтык та юк...

    Эздән берәр километр баргач каешы өзелгән мылтыкны табалар. Күз алдына китерегез: шоктан айныган поши алны-артны карамый чаба, мөгезендә мылтык, мылтык корылган, ботакка эләгеп шарт-шорт аткалап та җибәрә әле ул...

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: