erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фәрит Мөхәммәтшин Матбугат көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ММЧ хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.

"Хөрмәтле республика массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре! Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы гамәлгә куйган бу бәйрәм татар халкы мәдәнияте өчен мөһим вакыйганы – 1905 елда Петербургта ана телендә басылган «Нур» газетасының беренче санының чыгуын мәңгеләштерә. Бүген символик мәгънәгә ия 19 май көне Татарстан журналистларын һәм блогерларын, телерадиокомпанияләр хезмәткәрләрен, редакторлар һәм полиграфистларны – үз хезмәте белән басма мәгълүматны таратучы һәм гражданнарның конституциячел хокукы булган сүз иреген тәэмин итүче барлык һөнәр ияләрен берләштерә.

Хәзерге көндә Татарстан вакытлы басмаларның күплеге ягыннан Россия Федерациясендә беренчеләрдән санала. Шулай ук без – милли матбугат традицияләре сакланып калган аз санлы ил төбәкләренең берсе дә. Телевидение һәм радио ике дәүләт телендә эшли, Татнетның өлеше киңәя, рус, татар, чуваш, удмурт телләрендә вакытлы басмалар чыга. Мәгълүматны ана телендә алу мөмкинлеге Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, Бөтенроссия халык санын алу елында аерым әһәмияткә ия.

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шунысы куанычлы: республика массакүләм мәгълүмат чаралары гел хәрәкәттә, алар һәрвакыт яңа идеяләр һәм материал бирүнең стандарт булмаган рәвешләрен эзли. Укучылар белән эшләү стиле үзгәрә, яңа мәгълүмат мәйданчыклары – ТикТок, Ютюб, Инстаграм үсеш ала, яшьләр арасында аларның популярлыгы арта, болар барысы да сезгә аерым җаваплылык өсти. Интерактив рәвешләрне үзләштерү, контент белән эшләүдә үзенчәлекле ракурслар эзләү, каналларны «цифр»да үстерү Татарстан басмаларына үз даими укучыларын саклап калырга һәм яңаларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Бу казанышлар – осталык, сыйфатлы һәм иҗади хезмәт, һәрвакыт яңага өйрәнергә һәм актуаль чынбарлыкка җавап бирергә әзер булу нәтиҗәсе. Әмма барлык уңышларыгызга да сез бары тик хакыйкатьне җиткереп кенә ирешә алачаксыз.

Татарстан дәүләт структуралары мәгълүмати ачыклык, журналистлар һәм, тулаем алганда, халык белән конструктив аралашу режимында эшли. Вакыт белән сыналган хезмәттәшлек өчен рәхмәтемне белдерәм! Һөнәрегезнең югары стандартлары, дәүләт һәм җәмгыять арасында «мәгълүмати күпер» булу, республикабызның күпмилләтле халкының традицион мәдәни-әхлакый кыйммәтләрен саклау кебек игелекле эшләр һәрвакыт юлдашыгыз булсын.

Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, эшегездә яңа проектлар һәм иҗади уңышлар телим! Бәйрәм белән, кадерле дуслар!" - диелә котлауда.

 http://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/frit-mkhmmtshin-matbugat-kne-beln-kotladv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X