erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фәрхәт Зыятов улы Фәнис Зыятов Төркиядән сәлам юллый (ВИДЕО)

Без Фәнис белән вакыт--вакыт хәбәрләшеп торабыз.

Бу юлы Фәнис әфәнде Муса Җәлилнең "Бүреләр" шигырен укыды. Уйга калып тыңладык. Афәрин, Фәнис!

 

 

Бүреләр

Кешеләр сугыша, кан коя,
Киселә меңнәрчә гомерләр.
Төн буе улашып якында
Иснәнеп йөриләр бүреләр.

Күпме кан, күпме яшь ат ите
Ялтырый бүренең күзләре.
Бит моны төн буе атышып,
Тураган кешеләр үзләре.

Бүреләр башлыгы карт бүре,
Исереп кешеләр канына
Йөргәндә, сискәнеп туктады
Бер авыр яралы янына.

Яралы ыңраша, саташа,
Каенга терәгән башкаен.
Кызганып егетне, җил белән
Тибрәнеп сыкрана ак каен.

Кызганып егетне, елыйлар
Миләүшә һәм лалә чәчәге.
Тәгәри үләнгә, чык түгел,
Гөлләрнең гөнаһсыз яшьләре.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Карт бүре егетне иснәде,
Аптырап күзенә карады.
Һәм кинәт нидәндер сискәнеп,
Бер читкә тайпылды яралы.

Яралының зәгыйфь сулышы
Бәрелде бүренең борнына.
Юк, бүре тимәде, сак кына
Борылып юнәлде юлына.

Таң белән килделәр кешеләр,
Күрделәр яралы егетне.
Яртылаш ул тайган исеннән,
Шулай да яшәве өмитле.

Кешеләр егетнең тәненә
Кыздырып шомполлар бастылар.
Туйганчы җәфалап, соңыннан
Ялгыз ак каенга астылар.

Кешеләр сугыша, кан коя.
Киселә меңнәрчә гомерләр.
Төн буе улашып якында
Иснәнеп йөриләр бүреләр.
Бүреләр, аһ... ләкин бүреләр
Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.

1943, март

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X