Фронтовик укытучым
Бу кызыклы.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына
Фронтовик укытучым
Бу язмам Апаз сигезьеллык мәктәбендә укыган вакытта безнең белән иң күп аралашкан укытучыларның берсе, Бөек Ватан сугышы ветераны Васильев Иван Васильевич турында булыр. Сыйныфташлар белән кайда күрешсәк тә бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган мөгаллимне олы хөрмәт һәм ихтирам белән искә алабыз. Аның мактауларын, дәресләрдәге кызыклы моментларны, орышканда да кызыклы сүзләр генә куллануын хәтерләребездә яңартып көлешеп куябыз.
1964 елда Пөшәңгәр башлангыч мәктәбен тәмамлаган 16 укучы укуыбызны Апаз мәктәбендә дәвам иттек. Хәсәншәехтан килгән, Апазның үз укучыларын һәм безне кушып ике класска бүлделәр. Безнең классс җитәкчесе Иван Васильевич, ә Б классыныкы Роза Латыйп кызы Зарипова иде. Иван абый, без аңа шулай дип эндәшә идек, безгә дүрт ел буе математика, шуңа өстәп 7-8 классларда физикадан да укытты. Физика кабинеты безнең өчен мәктәптәге иң якын урынга әйләнде. Иван абый физикадан тәҗрибәләр күрсәтеп, лаборатор эшләрне ныклап әзерләп үткәрә иде. Үзебез дә магнитлар, кесә батарийлары, тоташтыру өчен чыбыклар алып килә идек. Математикадан белемнәребезне төрле яклап тикшерә, алып калып өстәмә дәресләр үткәрә, вакыт белән исәпләшмичә, ныклы белем бирергә тырышты. Аның тормыш иптәше Шәгъвәнә апа да укытучы, кызлары Рубилә белән бергә укыдык. Ике уллары: Альберт һәм Роберт тормышта үз юлларын тапкан. Минем математика укытучысы булып китүемә Иван Васильевичның йогынтысы зур булгандыр дип уйлыйм.
Класста Иван Васильевичка Бөек ватан сугышында күргәннәре, сугышчан бүләкләре ни өчен бирелүе турында сораулар бирә идек. Остараклар кайбер вакытта дәрестә дә, Иван абый дошман самолетын ничек бәреп төшердегез, полковникны ничек коткардыгыз дигән сорауларны биргәч, укытучыбыз түзми, аңлатып бирә иде. Менә ул сөйләгәннәрдән истә калганнарын языйм әле. “ Без, барысы 18 самолет, бер шәһәрне бомбага тотарга барабыз. Шуның кадәр үк немец истребительләре һавага күтәрелеп чын сугыш башланды. Күз алдына китерегез әле, тирә якта никадәр дошман козгыннары, без аларны шулай дип атый идек. Бу бәрелеш вакытында мин дошманның бер самолетын көчле утка тоттым. Ул самолет сафтан чыкты һәм җиргә төшеп шартлады. Һава укчысы буларак кирәкле момента төгәллек күрсәткәнем өчен миңа ул вакытта “Кызыл Йолдыз” ордены тапшырдылар”, - дип истәлекләрен яңарта иде. Менә тагын: “Немец самолетлары тупланган аэродромны бомбага тотарга дигән приказны үтәү максатыннан һавага күтәрелдек. Егермедән артык самолеттан торган составны полковник дәрәҗәсендәге командир җитәкли иде. Белгәннәрдер инде, разведка эшли бит, дошман самолетлары безне каршы алдылар. Күрәм, бер немец самолеты полковник оча торган самолетыбызны эзәрлекли. Шул вакыт без дошман самолетына якын килеп, мин көчле ут ачтым. Дошман карчыгасы зарарланып тиз арада юкка чыкты”, - дип сөйләгәне хәтердә калган.
Иван абыйны дәрестә сөйләтә идек тә, ә дәрес материалын аңлатырга кирәк бит. Андый вакытларда укытучыбыз өстәмә дәрес үткәрә. Ә безне бит өйдә чыпта сугарга көтәләр иде шул. Әни ник соңга калдыгыз дигәч, пионер зборы булды дип алдадым. Икенче көнне үк тагын шул ук хәл. Бүген дә пионер зборы булды дим. Ник ул пионер зборы көн саен була торган нәрсә мени соң дип, әнинең миңа карап торганын исемә төшерәм дә, әле дә оялып куям. Без дә балалар, чын бала-чага булганбыз инде...
Апаз тулы булмаган урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Иван Васильев 1934-1937 елларда Арча педагогия училищесында белем ала. Армия сафларына алынганчы Кызыл Юл районының Яңа Кенәр, Балтач районының Карадуган мәктәпләрендә укыта. 1940 елның көзеннән башлап ул НКВД гаскарендә хезмәт итә, илебез өчен иң кирәк булган корылмаларны саклауда катнашалар. Сугыш башланганда алар Днепр аша салынган күперне саклыйлар, немецлар Киевны алганчы шунда булалар. Иван абыйларны аерым полкка туплап Мәскәүне сакларга күчерәләр. Озак та үтми аларны кабат Украинага Киевны азат итәргә дип җибәрәләләр. Шунда Иван Васильев каты яраланып госпитальдә дәвалана. Аны вакытлыча запас частька озаталар. Шунда укытучы буларак Иван абый армиягә алынган яшьләрне хәрби һөнәргә өйрәтә, сугышка әзерли.
1943 елның ахырында аны Чиләбедән ерак булмаган Троицк шәһәрендәге кече авиация белгечләре әзерли торган мәктәпкә укырга озаталар. Иван Васильев аннан һава укчысы, төгәлрәк әйтсәк самолетта очканда пулеметтан дошманга ата торган белгеч булып чыга. Аларны Ленинград фронтына җибәрәләр, ул “Ил – 2”, соңрак “Ил – 62” самолетында һава сугышларында катнашкан. Аңа күп тапкырлар немец самолетлары белән якын араларда очрашырга, кыска вакыт эчендә осталыгын күрсәтергә туры килгән. Иван Васильевич һава һөҗүме вакытында дошман самолетларын юк итү, качып китәргә мәҗбүр иткән батырлыклары өчен алда әйткән “Кызыл Йолдыз”, I һәм II дәрәҗә “Ватан сугышы” орденнарына һәм “Батырлык өчен” медаленә лаек була. Иван Васильевичның костюмында сугыш елларында бирелгәннәре янында, Бөек Ватан сугышы ветераны буларак юбилей даталарында бирелгән медальләре арта гына барды. Ләкин без аларны бик сирәк кенә күрә идек.
Иван Васильевич сугыштан соң Карадуган мәктәнең директоры булган, ә аннан соң лаеклы ялга киткәнче туган авылы мәктәбендә физика һәм математика фәннәреннән укучыларга белем бирде. Без укыган вакытларда ул инде зур тәҗрибә туплаган, тормыш сынауларын уңышлы узган укытучы булган икән.
Студент чакта авылга кайтканда, киткәндә Апазның үзәгендәе кибет яныннан узасы бит. Анда ирләр җыелып тору гадәте бар иде. Безне укыткан укытучылар, шул исәптән Иван абый белән дә еш очраша идек. Танып, якын итеп сөйләшүе, укуның барышы белән кызыксынуы күңелгә бик рәхәт була иде. Шушмабаш урта мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгәндә Апаз сигезьеллык мәктәбе укытучылары белән якыннан аралашып эшләдек. Куст мәктәбе буларак үзара җыелып ачык дәресләр үткәрү, тәрбия чараларын оештыру буенча тәҗрибә уртаклашу ул елларда гадәти күренеш булгандыр. Иван Васильевич уздырган физика дәресен караганнан соң, Иван абый бер дә үзгәрмисез, безне укыткан кебек сакланасыз дип мактаганым хәтердә. Бик күп укучыларга тирән белем һәм тәрбия биргән фронтовик укытучы Васильев Иван Ваильевич безнең күңелләрдә менә шулай саклана.
Шәфигулла Гарипов, ветеран укытучы.
Фотоларда: Иван Васильев, укытучым укучылары белән физика дәресендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев