Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Фронтовик язучы, якташыбыз Госман Бакиров

    Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә һәркемгә билгеле булган якташ язучыларыбызны искә алабыз, аларның тормыш юлларын һәм иҗатларын барлыйбыз. Аларның берсе Беренче Бөтендөнья сугышында да, Бөек Ватан сугышында да катнашкан якташыбыз Госман Бакиров.

    Бөек Җиңүнең 75 еллыгына

    Фронтовик язучы Госман Бакиров (12.03.1896-12.03.1982)

          Бөек Ватан сугышы елларында татар язучыларының күбесе фронтның алгы сызыгында булалар. Алар дошманга каршы көрәштә батыр сугышчы булып та, фронт газеталарында талантлы хәрби хәбәрче булып та катнашалар. Нинди генә шартларда булмасыннар, алар һәрвакыт язучы булып калалар, әсәрләрендә сугышның чынбарлыгын, совет сугышчыларының батырлыгын яктырталар. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә һәркемгә билгеле булган якташ язучыларыбызны искә алабыз, аларның тормыш юлларын һәм иҗатларын барлыйбыз. Аларның берсе Беренче Бөтендөнья сугышында да, Бөек Ватан сугышында да катнашкан якташыбыз Госман Бакиров.

          Фронтовик язучы, мәгариф эшлеклесе Бакиров Госман Фәтхулла улы 1896 елның 12 мартында районыбызның Югары Курса авылында туа. Ул дөньяга мәшһүр мәгърифәтче Габденнасыйр Курсавиларны биргән, тирә-якта дан тоткан Курса мәдрәсәсендә белем ала һәм 16 яшьлек Госман күрше Югары Симет, Сарай-Чокырча авылларында өч ел башлангыч мәктәптә балалар укыта. “1911-1912 нче уку елында укытучылык эшенә керешкән идем. Ул заманнарда укулар соңгарак калып башлана иде. Көзге ачы җилләр исә, кырлар бушап калган. Менә шундый көннәрнең берсендә мин хәзерге Саба районының Югары Симет авылына укытучы булып килеп төштем,”- дип яза Госман Бакиров үзенең истәлекләрендә.

          Ул 1915 елда солдатка алына, Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша. 1916 елда, үзе хезмәт иткән часте белән чолганышта калып, дошман кулына эләгә һәм 1918 елга кадәр Австриядәге Дебрецен шәһәрендә әсирлектә була.

          Туган якка әйләнеп кайткач Сарай-Чокырча, туган авылы Югары Курса мәктәпләрендә балалар укытуын дәвам итә. 1923 елда Казанга килә, Габдулла Тукай исемендәге балалар йортына эшкә урнаша, бер үк вакытта кичке җир төзү техникумында укый. Ул елларда балалар йортында гражданнар сугышыннан кайткан курсант, яшь язучы Афзал Шамов клуб мөдире булып эшли. Алар дуслашалар һәм шул елларда ныклап торып әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлыйлар: балалар өчен хикәяләр, пьесалар язалар, әсәрләрне шунда сәхнәләштерәләр. Балалар белән стена газеталары һәм кулъязма журнал чыгара башлыйлар. Казанда пионерлар оешмасы төзү эшендә актив катнашалар. Афзал Шамов – балалар газетасы – “Яшь ленинчы”ның беренче санын әзерләүдә катнашкан язучы. Алар Госман Бакиров белән шул газета битләрендә мәкаләләрен бастыралар.

           Госман Бакиров 1929-1937 елларда “Мәгариф” журналының җаваплы сәркатибе булып, көнчыгыш педагогия институтын тәмамлагач, 1940-1942  елларда  Татарстан китап нәшриятында эшли.

          1942 елның 18 ноябрендә Госман Бакиров үзе теләп фронтка китә. Ул үзенең истәлекләрендә: ”Якын дустым Афзал Шамов та озата килгән. Ул, минем кулымны кысып:

          – Тиздән мин дә китәм. Канэчкеч дошман һаман түргә үрмәләгәндә, монда ничек түзеп ятарга. Китәм мин дә, сау бул, дускай, исәнлектә күрешик!- дип калды. Безне Ижевск шәһәренә алып килделәр, сугыш эшенә өйрәтергә тиешләр икән. Частьларга бүлделәр... Мине миномётчылар частена билгеләделәр.Көне буе урманда өйрәнүдә булабыз. Баракка кайткач, миномётларны сүтеп җыябыз, шулай итеп аның бөтен “серләрен” өйрәнәбез. Мине политрук ярдәмчесе итеп куйдылар. Кичке занятиеләрне мин үткәрәм, стена газеталары чыгарам. Эш җитәрлек...

         Сталинград тирәсендә дошманга каршы каты һөҗүмнәр башланган. Эшләр ашыгыч. Безгә дә чират килеп җитте. Эшелонга төялеп юлга чыктык...Сталинградка якынлашып киләбез... Безнең юл Сталинград аркылы үтмәде. Сталинградта чолганышта калган немец гаскәрләре тар-мар ителгән иде инде...

          1943 елның 1 маеннан башлап 120 миллиметрлы миномётта – полк миномётында орудие командиры булып эшли башлыйм. Ватаным тапшырган бу бурычны намус белән үтәргә тырышам. Оборонада ятканда, партия миңа яңа бурыч тапшыра: батареяда мин партия оештыручысы булып эшли башлыйм. Без хәзер -  Беренче Украина фронты сугышчылары.

          Афзал Шамов та миннән соң күп тормаган, үзе теләп фронтка китеп барган икән, “Фронт газетасында эшлим, алдынгы сызыкка кадәр барып, батыр сугышчылар белән бик еш очрашам”, -дип яза ул...

           1944 елның 20 марты. Дошманнан чистартылган Тернопольгә барабыз. Фронт хәзер Тернопольне үтеп, алга китте”,- дип яза Госман Бакиров.

          1944 елның 21 маеннан Госман Бакиров – Беренче Украина фронтында “Ватан намусы өчен” газетасы редакциясендә хәрби корреспондент булып эшли.

          Госман Бакиров үз башыннан ике сугышны кичерә һәм икесендә дә кулына корал тотып Ватаныбызны немец илбасарларыннан саклауда катнаша. Беренче империалистик сугышта ул патша армиясенең гади бер солдаты гына булса, Бөек Ватан сугышында инде ул подразделение парторгы, аннары фронт газетасы корреспонденты, Иделдән Одерга кадәр данлы җиңү юлын үтә. “Кызыл Йолдыз”, “Икенче дәрәҗә Ватан сугышы” орденнары, “Берлинны яулаган өчен”, “Праганы азат иткән өчен” һәм “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.

          Сугыштан соң ул Казанга кайта, яңадан нәшриятта эшли башлый. 1945 елдан 1956 елга хәтле дәреслекләр бастыру редакциясендә мөдирлек итә.         

           Беренче иҗат нәтиҗәсе буларак язучының балалар сәхнәсе өчен 1928 елда “Беренче җиңү”, 1934 елда “Яшәсен яшьләр”, 1935 елда “Безнең рапорт”, 1936 елда “Сафа балалары” исемле пьесалары языла һәм аерым китаплар булып басылып чыгалар. Сугыштан соңгы елларда аның “Сиртмәле кое”, “Мияубикә”, ”Утлы тегермән”, “Сугышчы көндәлегеннән”, “Партизан малай”, “Классташлар”,“Пьесалар”, “Башваткычлар”, “Беренче укытучым”,  ”Кадерле бүләк”, “Бормалы юллар” китаплары басылып чыкты. Бу әсәрләр сугыштан соңгы татар балалар әдәбияты хәзинәсендә лаеклы урын алып торалар.

          Госман Бакиров 1955 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 1966 елда аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.

         Язучының туганнары “Казан арты” тарих-этнография” музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә тапшырган “Бормалы юллар” китабына: “Кадерле туганыбыз Госман ага Бакировның иң соңгы кадерле истәлеге “Бормалы юллар” повестен музейга тапшырабыз.1982 елның 19 гыйнварында китапны басарга кул куела. Ул басылып чыкканда Госман абый больницада була. Китапны нәшрияттан алып, сөенечләрен уртаклашырга больницага ашыгалар. Ләкин аны операциягә алып кереп киткән булалар, шул операциядән ул уянмый. 1982 елның 12 мартында күзләрен мәңгелеккә йома”,- дип истәлек язганнар.

          Госман Бакиров мәгариф эшлеклесе буларак мәктәп тормышына бәйле, педагогикага кагылышлы дистәләрчә очерклар һәм мәкаләләр язды. Нәшриятта эшләгәндә мәктәпләр өчен бик күп дәреслекләрне һәм методик ярдәмлекләрне бастыруда үзеннән зур өлеш кертте.    

          Госман Бакиров Казанның 18 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыткан вакытта, Астрахань якларыннан килеп, Казанда югары белем алган биология укытучысы Гөлсем Җамалетдин кызы да шушы мәктәптә укыта. Озакламый алар семья корып җибәрәләр. 1926 елның 6 гыйнварында кызлары Суфия  дөньяга килә. Суфия  бик сөйкемле, чибәр, кызыксынучан бала булып үсә. Бик яхшы укый. Казандагы урта мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Сугыш елларында авиация институтында укый башлый, ләкин фикерен үзгәртеп Казан медицина институтында укый һәм шунда ук, медицина фәннәре кандидаты буларак, озак еллар студентларга белем бирә. Суфия Госман кызы безнең музей белән даими элемтәдә булды, әтисенең тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле бик күп материаллар тапшырды, Урта Курса мәктәбендә оештырылган очрашуларда катнашты. Суфия апа әтисе һәм аның туганнары белән горурланып яшәде, улы Айдар гаиләсендә олы хөрмәткә лаек булып гомер кичерде, без аны сагынып искә алабыз.     

         Госман абыйлар гаиләдә дүрт егет булалар: Хәбибулла, Нотфулла, Госман, Гомәр. Хәбибулла абыйсының оныгы, бүгенге көндә Арча шәһәрендә яшәүче Гөлшат Хәнәфиева:”Мин җәйге каникулларда аларда кунак була идем. Госман абый мине Ленин музеена, тарихи музейга, ботаника бакчасына, зоопаркларга алып бара иде. Аларга язучылар килә иде, әдәбият турында кызып-кызып сөйләшкәннәре истә калган,”- дип искә ала. Ә Хәбибулла абыйның улы Рөстәм Бакиров, ул шулай ук бик күп хикәяләр авторы, Госман абыйны искә алып:” Госман абый авылны бик яратты, ел саен авылга кайтып төрле очрашуларда катнаша иде, сабантуйларны бик яратып карады, гомүмән авылдашлар белән аралашырга яратты. Бик күп әсәрләрендә бу очрашулар чагылыш тапты, Курса авылларында булган вакыйгалар  аның язмалары аша тарихка кереп калды. Ул бик тыйнак, сабыр иде, аны һәркем яратты һәм хөрмәт итте”,- дип сөйләде музей хезмәткәрләре белән  очрашу вакытында.

            Якташыбыз Госман Бакировның әсәрләре бүген дә яратып укыла. Балалар тормышын ачык күз алдына китереп язылган булганлыктан укыту-тәрбия эшендә бик урынлы кулланылалар. Госман Бакировның иҗаты әле тулысынча өйрәнелеп бетмәгән, киләчәктә бу эшне дәвам итәргә кирәк. Фронтовик язучының хезмәтләре онытылырга тиеш түгел.

     

    “Казан арты” тарих-этнография музее

     директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

     

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: