Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Футболда мирҗәмнәр беренче! (ВИДЕО, ПЕНАЛЬТИ)

    Әйдәгез, бергәләп пенальтиның видеосын карыйбыз.

    Арча стадионында карда футбол уйнадылар. 

    Мирҗәм белән Лесхоз 1нче урын өчен уйнадылар. Нәтиҗә тигез булды.

    Пенальти типмичә булдыра алмадылар.

    Наил Сибагатуллин көндәшләре капкасына гол керткәч, Мирҗәм командасы сөенеченнән һавага сикерде.

    Мирҗәм егетләре Арчаның Шәрык территориясе үзидарәсе рәисе Ринат Сафин, Апаз мәктәбе директоры Раушан Сибагатуллин җанатып тордылар. Улы капкага гол керткәч, әтисе Раушан Сибагатуллин сөенеченнән: "Безнең егет кертте!" -- дип әйтеп куйды.

    Реклама

    Барыбызга да балалар өчен сөенеп яшәргә язсын.

    -- Карда авыр булдымы уйнарга? -- дип сорагач Мирҗәм егетләре:

    -- Без көн саен карда футбол уйныйбыз, -- дип җавап бирделәр.

    2нче урынны Лесхоз, 3нче урынны шәрык командасы алды.

    Бүләкләрне яшьләр бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: