erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Габделфәт Сафинның әтисе Габдрахман абзый: «Җаным чыгып бетте, дип уйладым»

Арча районы Симетбаш авылында яшәүче сугыш ветераны Габдрахман абый Сафин белән моннан өч ел элек очрашып, шактый озак сөйләшеп утырган идек. Ул вакытта аңа 95 яшь иде. Әмма берни дә язмадым, дөресрәге, яза алмадым. Беренчедән, Габдрахман абзый аз сүзле кеше булып чыкты, сугышны искә алырга бик теләмәде.

Аның әсирлектә булганын ишетеп белә идем, бәлки ачылып китеп сөйләшмәве нәкъ сугыш белән бәйледер. Мин аны утны-суны кичкән, пуля яңгырына күкрәк куеп һөҗүмгә барган, яраланган, госпитальләрдә дәваланганнан соң яңадан сугышка ыргылган герой итеп сурәтләмәкче булганмындыр. Мондый шаб­лон бездә һаман да яшәп килә бит. Ә Габдрахман солдат язмышы бу таләпләргә туры килми иде.

Инде менә очрашудан соң өч ел вакыт узгач, аның турында ничек бар – шулай итеп язарга утырдым. Якташларыма рәхмәт, миңа Габдрахман абыйның көндәлеген дә тапшырдылар. Баксаң, ул сугышка кадәрге еллардан башлап, бөтен гомерен дәфтәр битләренә теркәп барган. Әмма моңарчы бу хакта берәүгә дә бернәрсә дә әйтмәгән. Әйе, тел яшерә белә иде Габдрахман абзый. Очрашкач та, мин аңа сорау бирә генә башлыйм, ә ул: «Улым Габделфәтне әйтәм әле, клубта гармун уйнап, яшьләрне җырлатып-биетеп кенә йөри иде, үзе җырчы булып китте», – дип, сүзне икенчегә бора.

Искә төшеп китте: ул үзе дә җырларга ярата торган егет булган. Армиягә чакыру килгәч, 1941 елның авгус­тында:

«Кояш чыга әйләнеп,

Тал чыбыкка бәйләнеп.

Исән булсак, бер кайтырбыз,

Туган илгә әйләнеп», –

дип, авылдан чыгып киткән. Әмма ул беренче көннәрне үк сугышка керми әле. Саратов өлкәсенең Татищево шәһәрендәге «пересыльный пункт»ка эләгә. Шәһәр янындагы урманда землянкалар казып, декабрь башларына хәтле яши болар. Аннан соң, үзе әйтмешли, «комиссия торгызып», һава десанты гас­кәрләренә алалар Габдрахманны. Иваново өлкәсенә озатып, ниндидер бистәдә сугыш һөнәренә өйрәтәләр. Йөгерәләр, аталар, парашют белән сикерәләр болар һәм, ниһаять, 1942 елның августында стройга тезеп приказ укыйлар да Сталинград фронтына озаталар.

Төнлә шәһәр вокзалында поезддан төшерәләр дә җәяүләп каядыр алып китәләр. Үзләре белән патрон ящиклары, винтовка, башка сугыш кирәк-яраклары алып, таң атканчы баралар. Көндезен уңайлы урыннарда яшеренеп ял итәләр, чөнки немец самолетлары күреп алырга мөмкин, 70 – 80 чакрымнар үткәч туктарга һәм траншеялар казырга фәрман бирелә. Тирә-якта бер генә җан иясе дә юк, коры дала. Габдрахман абый: «Нигә безгә оборона тотарга кушканнардыр инде. Без бит – һава десанты гаскәре, десантчыларны дошман тылына ыргытырга тиешләр иде», – дип, бүген дә аптырап утыра. Ниш­лисең бит, командир фәрманы тикшерелми.

Сталинград даласы бик хәтерендә калган Габдрахман абыйның. Яңадан-яңа маҗаралары нәкъ шунда башланып китә. Болар оборона тотарга траншея казый башлыйлар. Ә күктә инде дошман самолетлары әйләнгәли. Атмыйлар, бомба ташламыйлар, күрәсең, разведкага килгәннәр. Траншея кысанрак тоелгач, Габдрахман үзе өчен бөгәрләнеп кенә ятарлык окоп та казып куя әле һәм бу аны, бәлки, үлемнән коткарып та калгандыр.

Бер-ике көн үткәч, немец артиллериясе боларны бомбага тота башлый, җир белән күк бергә тоташкандай була. Башны күтәрерлек тә түгел. Ул да булмый, бөтен даланы иңләп килгән фашист танклары күренә. Үзләре бертуктаусыз аталар. Бомба – снаряд түгел, мылтык шартлавын да ишетмәгән авыл егете үзен утлы җәһәннәмдә кебек хис итә. Курыкканын үзе дә яшерми Габдрахман солдат. Миңа да: «Җаным чыгып бетте, дип уйладым. Танклар килеп җитеп, бер урында әйләнеп, траншеяларны җир белән тигезләделәр», – ди. Окоп читтәрәк булганга, танк аның өстеннән генә узып китә, әмма зыян китерми. Немецлар үз аяк­ларында басып тора алганнарны әсир итәләр. Яралыларны атып үтерәләр.

Бу урында ирексездән Муса Җәлилнең: «Дошман богау салды кулларыма һәм хурлыклы юлдан атлатты», – дигән шигъри юллар искә төшә.

Мондый юлдан атларга мәҗбүр ителгәннәр бихисап була. Сугыш тарихын өйрәнү, Ватан улларының исемен мәңгеләштерү белән шөгыльләнүче Михаил Черепанов язуынча, сугышның беренче елларында гына да ким дигәндә өч миллион совет солдаты әсир ителгән. Габдрахман солдат – әнә шул өч миллионның берсе инде. Истәлекләрендә үзе дә: «…безне немец тылына куалар да куалар, әсирләр өстәлә тора, колонналар әллә ничә чак­рымнарга сузыла иде…» – дип язган.

Габдрахман солдатның лагерь тормышында ниләр күргәннәрен тәфсилләп язып тормыйм инде. Ә менә Муса Җәлилне телгә алуым очраклы түгел. Сталинград сугышыннан соң Германия командованиесе Идел буе халыклары вәкилләреннән ашыгыч рәвештә легионнар оештыра башлый. Вермахт фәрманының бер пунктында әсир төшкән татарларны башкалардан аерып, ашыгыч рәвештә Седльце лагерена озатырга кирәклеге турында язылган. (Лагерь Варшава – Брест тимер юлы буенда урнашкан була.)

Габдрахман абый истәлекләрендәге «лагерьдан лагерьга күчереп йөртүләр», күрәсең, шушы вакыйгаларга бәйледер. Ул «ниндидер станса»да әсирләрне эшелоннан төшереп, бер «военный городок»ка урнаш­тырулары турында язган.

Боларга кайсыдыр ил солдатларының трофей киемнәрен кидертәләр, стройга тезеп, марш атлатып йөртә башлыйлар. Стройда йөргәндә җырларга кушалар. Сөйләшерлек хәлләре булмаса да, җырлый татарлар. Габдрахман абзый үз истәлекләрендә: «Җырлыйбыз инде.

Таш казарма буйларына

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Винтовкамны сөядем.

Туган-үскән илләремә

Кайтыр микән сөягем? –

дип җырлыйбыз, шушы җырны кат-кат җырлыйбыз. Шушылай итеп безне – татарларны Идел-Урал легионына солдат итеп әзерлиләр икән», – дип язган.

Ул әсирләр янына Муса Җәлил белән Абдулла Алишның килүләрен дә әйтә. Алар белән турыдан-туры очрашмаган, ниләр сөйләгәннәрен дә хәтерләми инде Габдрахман ага. Әмма 1943 елның февралендә советларга каршы фронтка җибәрелгән батальонның үзебезнекеләргә чыгуын ишетеп шатлана. Легионга да язылган була ул. Тик 500 легионерның немец коралын немецның үзенә каршы боруы Германия командованиесен сагайта һәм легион батальоннарын фронтка җибәрмәү турында фәрман чыга. Башка әсирләр белән бергә Габдрахман солдат та Көнбатышка чигенергә мәҗбүр була.

Немецлар чигенә-чигенә Пруссиягә килеп җитә, аларның үкчәләренә басып дигәндәй безнекеләр килә. Кенигсберг шәһәрендә туктыйлар болар. Фашистлар арасында инде паника башлана. «Без шул ыгы-зыгыдан файдаланып, Саба районыннан Нәби һәм, исемен хәтерләмим инде, тагын берәү белән тау кырында яшерен окоп казып, шунда качып яттык», – ди Габдрахман абзый. Ике тәүлектән соң безнекеләр дә килеп җитә. Урысча сөйләшкән тавышлар ишетеп, окоптан чыгалар, әмма аларны колач җәеп каршы алмыйлар, тиз генә «особый отдел»га тапшыралар. Тикшерүләр узгач, совет солдаты киемнәрен кидертеп, запас полкка җибәрәләр.

Бу 1945 елның марты була. Полк инде сугыш узган юлдан марш белән бара. Әмма Берлинга якынлашканда юл буендагы урманнан боларны немец артиллериясе һәм танклары утка тота башлый. Каты сугыш башлана. Фашист группировкасы тар-мар ителә. Берничә немецны Габдрахман солдат үзе әсир итә һәм аңа Сталинның Рәхмәт хаты тапшырыла. Сугыш вакытында безнең әсирләргә рәхим-шәфкать булмавын искә алсак, бу хат зур сугышчан бүләк дип кабул ителергә тиештер.

Габдрахман солдат Берлинны алуда да катнаша әле. Әмма шәһәр үзәгенә, рейхстаг бинасына барып җитәргә насыйп булмый, «Сугыш бетте!» дигән хәбәр чыга. Баштагы пилоткалар югары оча, автоматлардан һавага аталар, кочаклау-елашу китә… Әмма Габдрахманга тиз арада гына өйгә кайту насыйп булмый әле, ул хезмәт иткән частьны Белоруссиягә кайтаралар. Батальон командиры майор Козловның ординарецы итеп куялар. 1946 елның көзендә генә туган авылына кайтып җитә ул. 1947 елның июнендә Ташчишмә авылының Асия исемле кызына өйләнеп, тыйнак кына туй үткәрәләр, бер елдан уллары туа. Тыныч тормышка куанып яши башлаганда, 1949 елны колхоз хисапчысы Габдрахманны кулга алалар. Муса Җәлилне хыянәтче дип игълан иткән еллар бу, бөтен ил буйлап Җәлил белән бергә татар легионына язылганнарны эзли башлыйлар.

Габдрахманнан сорау алулар көндез дә, төнлә дә дәвам итә. Бер гаеп тә таба алмагач, бөтенләй таныш булмаган кешене шаһит итәләр дә, тегесе: «Ул легионерларга Муса Җәлилләр чыгарган газетаны укый иде», – ди. Берлинда чыккан «Идел-Урал» газетасы белән хезмәттәшлек иткән Муса, әмма газета типографиясен фашистларга каршы листовкалар басу өчен файдаланганнар җәлилчеләр. Тик ул елларда легиондагы татарларның эшчәнлегенә башкача бәя бирелә шул. Кыскасы, хөкем каршына баскан өч кешенең икесенә 25әр ел бирәләр. Ә сугышта катнашканлыгын һәм Сталинның Рәхмәт хатына ия булганлыгын исәпкә алып, Габдрахманны 20 елга хөкем итәләр.

Сталин үлгәннән соң, 1955 елда СССР Югары Советы амнистия турында Указ чыгара һәм, шөкер, безнең Габдрахман да, амнистиягә эләгеп, туган якларына әйләнеп кайта.

Мин Габдрахман абыйның ни өчен аз сүзле булуын, ачылып китеп сөйләшмәвен аңладым шикелле. 98 яшьлек ветеран бүген дә үзен күпмедер дәрәҗәдә гаеп­ле сизми микән дим мин. Күңелендә, бәлки, бераз үпкә-рәнҗү хисләре дә бардыр. СССР Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, әсирлектә үлгәннәр – 2 млн, илгә кайтканнар – 1 млн 836 мең. Шуларның 339 меңе НКВД лагерьларына озатылган. Габдрахман абый да – шул исемлектә.

Әсирләрнең 160 меңе туган илләренә кайтудан баш тарткан. Ә Габдрахман абый кайткан, үзенең Ватанга хыянәт итмәгәнен белсә дә, күңелендә ниндидер шом булса да, кайткан ул.

Әсир төшкәннәр арасында үз ихтыярлары белән фашистларга хезмәт итүчеләр дә булган, әлбәттә. Ә Габдрахман солдат окоптан кул күтәреп чыкмаган. Ике елдан артык әсирлектә, яшәү белән үлем арасында булганнан соң, җай чыгып, кулына яңадан мылтык алган һәм Җиңү юллары буйлап Берлинга атлаган.

Алла боерса, Габдрахман абый янына тагын бер кайтам әле. Гадәт буенча ике кулымны биреп күрешәм дә, аның алдында баш иеп, әйтелми калган рәхмәтемне әйтәм.

Риман Гыйлемханов

https://vatantat.ru/2020/05/23937/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев