Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Гадел булу җиңел түгел

    Беренче көтү чыгу авылда зур вакыйга була иде. Кыш буе  тар абзарда яткан маллар иреккә омтыла. Беренче “күрешүдә” кемнең көчлерәк булуын ачыклыйлармы – сыерлар сөзешергә генә тора. Шуңа хуҗалары бау белән алып төшә үзләрен.

    Безнең сыер һәм тана бар. Таналар холыксызрак була. “Тананы үзем җитәклим”, – дим әтигә. Минем мәктәпне тәмамлап йөргән вакытлар, әти миннән нәкъ утыз яшькә олырак, аны саклыйсы килә.

    Урамга чыгуга тана уйнаклый башлады, мине баганага, коймага китереп кыса, аякларга баскалап ала. Тирләп-пешеп, тешне кысып түзәм, җибәрмим моны. Капка төпләрендә Мәдинә апа басып тора. “Ильяс, син кыскарак итеп тот”, – ди. “Мәдинә апа, син дә өйрәтеп торма инде!” – дим, кызулык белән.

    Болынга төштек, маллар бераздан тынычланды, әмма барыбер төшкә кадәр саклыйсы. Минем күзләр танада, ә уйлар Мәдинә апа тирәсендә. “Нигә рәнҗеттем инде мин аны?” Яшьләй тол калып, берүзе биш бала үстерә, күрше авылдан килен булып килгән бу апаны авыл халкы бик тиз үз итте. Ник рәнҗеттем мин аны?

    Минем белән төшкән иптәшләрнең күбесе сыерлар тынычлангач кармак белән балык тотарга китте. Ә миндә балык кайгысы түгел, менешли туры Мәдинә апаларга кердем. “Мәдинә апа, мин кызулык белән әйтеп ташлаган сүзләр өчен гафу ит инде”, – дидем. “Әй, Ильяс, мин аны күптән оныттым инде, юкка борчылма”, – диде ул. Юк, һич тә онытмаган булгандыр, мине тынычландыру өчен генә шулай дигәндер.

    ...1977 елның августында мине КПСС райкомының беренче секретаре Харис Зәйнуллинга чакырдылар. Киңәшмәләрдә күрсәм дә, аерым очрашкан юк иде. Кыюсыз гына ишекне шакып кердем.

    – Слушай (ул бу сүзне еш куллана иде), без сине күзәтеп барабыз, ну кайберәүләрнең кирәген бирәсең син! – диде ул елмаеп. – безгә дә шундый кешеләр кирәк, иртәдән безгә инструктор булып күчәсең.

    Партия сүзе – закон инде. Шулай да, бераз каршы килеп карадым үзе. “Мин журналистлыкка укыган, шул һөнәр буенча эшләргә телим. Аннан редакторны авыр хәлдә калдырып китәсе килми”, – дим.

    – Әле сине редактор котыртып керттемени? – дип урыныннан торды беренче. – Хәзер мин аны “Власть Советов” совхозына партком секретаре итеп төшерәм.

    Мин ялгыш сүзләр ычкындырганымны чамалап алдым. Каш ясыйм дип, күз чыгару кебек булды инде бу. Редактор Ренат абый мине чыннан да: “Сине райкомга алмакчы булалар, риза булма!” – дип кисәтеп куйган иде. Редактор урынбасары Антонина Ивановна да: “Райкомга сине “эшкәртеп” чыгарырга дип алалар, әнә Таҗиевны да “эшкәртеп” кайтардылар, барма!” – дип кисәтте.

    Ничек бармыйсың инде? Минем аркада Ренат абый зыян күрсенме?

    – Мин риза! – дидем.

    Райкомда пропаганда һәм агитация бүлегендә эшләргә тиеш мин. Узган гасырның утызынчы елларында бүлекне татарча “КПСС райкомының үгетләү һәм коткы тарату бүлеге” дип атый торган булганнар. Безнең заманда коткы таратучы дип кемгәдер әйтсәң, суд юлларында йөртергә мөмкиннәр иде инде.

    Эшлибез шулай, безнең турыдан-туры начальник –  идеология секретаре. Беркөнне бүлекне җыеп планлаштыру үткәрә бу. Инструкторлар өч ир-егет һәм парткабинет мөдире урынбасары булган хатын-кыз. Секретарь чиратлап һәркемгә “өлеш” чыгарып килә. Иске Чүриледә авыл башына тагын сөлге элеп куйганнар, станциядәге зиратка тагын “Татар зираты” дигән язу элгәннәр. Тиз арада алып ташларга!

    Чират хатын-кыз хезмәттәшебезгә җитә. Хатын-кызның үз характеры, эләгешеп китте болар. “Мин сине өч хәрефкә җибәрә алам!” – дип ычкындырды секретарь. Бүген-иртәгә бәбилим дип торган хатын үксеп елап бүлмәдән чыгып китте. Шунда мин: “Өч кешене бүлмәгә җыеп өстәл сугып утырырга күп кирәкми”, – дип ычкындырдым. Секретарь кызарынды-бүртенде дә: “Мә, утыр да эшлә!” – дип ишекне каты итеп ябып чыгып китте.

    – Куйсалар эшләрмен! – дип артыннан әйтеп калдым.

    – Ильяс, үзең дә беттең, безне дә бетердең, – диде бер хезмәттәшем ике кулы белән башын тотып.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: