Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Гаделлек кадерлерәк

    (Ахыры. Башы 10 декабрьдә)

    Луиза апа бакый дөньяга күчкән иде инде. Әмма без аның эшен ахырына кадәр җиткердек. Районның яңа башлыгы Илшат Нуриев Советлар Союзы Герое Леонид Соколовка кагылышлы документларны Биектау районы вәкилләренә тапшырды. Моннан районның бер генә җире дә кителмәде, чөнки безнең үзебезнең дә горурланырлык Геройларыбыз җитәрлек.

    Хәзер инде Наласа  чишмәләренә кайтыйк. Бу авыл халкы да сулыкларны элек-электән кадерләп карап, чистартып торган. Аларның күбесе бүген дә шул игелекле кешеләрнең исемнәре белән атап йөртелә. Мәсәлән, Балтай, Хөснетдин, Низай чишмәләре һ.б. Зират асты чишмәсе – аның чыккан урынына бәйле. Рабига чишмәсенең исеме хакында риваять тә яшәп килә.

    Рабига һәм Низай чишмәләре, башкаларныкыннан аермалы буларак, кыйбла тарафына йөз тотып бәреп чыкканнар. Ә көньякка юнәлеш алып аккан чишмәләрнең суы күпкә  шифалырак, дигән фикер яши. Наласалар әйтүенчә, әлеге чишмәләрнең суы йомшак, көмешкә бай.

    Хикмәт боларда түгел, узган ел Рабига чишмәсенең суын авылга якынрак китерү эшләре башланып китмәсә,  шул килеш агып ятар иде алар. Быел чишмәнең  “яңа өен” ачарга җыеналар, аңа, билгеле инде, Рабига чишмәсе дип язып та куярлар иде. Әмма, бәхеткә, үткәннәребезне белүчеләр, тарихи гаделлек сагында торучылар моңа каршы чыкты. Чөнки, чынбарлыкта бу су Низаметдин чишмәсеннән киләчәк икән. Шул бер үк калкулыктан тибеп чыккан алар. “Башкача аңлатканда, таулыкның йөзен икегә аерып ерткан машина-трактор юлыннан күтәрелгәндә Низай чишмәсе сул якта калса, ә монысы уң тарафта булган, ягъни”, – дип, Наласа авылының талантлы каләм осталарының берсе булган Әхәт Гыйльметдинов 2009 елда ук район газетасында язган иде. Рабига чишмәсе заманында мул шифалы сулы булган, тора-бара ул йомылган, томаланган, юкка чыккан.

    Реклама

    Узган гасырның 50нче елларында Наласаның  Низаметдин атлы кешесе җәйләрен басуда эшләүче тракторларны су һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итеп тора. “Бу эшенә тотынган чорда ул чишмә әле бик хәлсез, сүрән генә булып, бөрешеп кенә аккан. Низаметдин абзый шуның күзен казыштырып, тирәнәйтеп, агышын көчәйткән. Имәннән чокып улак куйган, алдына зур агач чан китереп утырткан һәм бу кизләүне үзе картлык ялына киткәнче гел караштырып, тәртипкә китереп тоткан”, – дип яза Ә. Гыйльметдинов.

    Авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова мондый гамәлләргә тотынганда халык белән киңәшеп бик дөрес эшли. “Низаметдин абый ул имәнне чокып ничек улак ясый алды икән?” – дип бүген дә гаҗәпләнә наласалар. Бу чишмәнең нинди исем белән йөртеләчәге – бәхәссез. Халык аңа исем биргән инде. Бәлки булачак “яңа өйгә” Рабига чишмәсе турындагы риваятьне дә язып эләргәдер? Ул тарихи чишмәне дә  терелтүчеләр табылыр иде, дип әйтүем.

    Исем кушу бер караганда гади генә әйбер кебек. Әмма һәрвакытта да алай булып чыкмый шул. Бер елны бер авылда инде төзелеп беткән мәчеткә шушы авылда яшәп бакыйлыкка күчкән бер кешенең исемен бирергә булганнар. Әмма бу бөтен халык белән киңәшеп  эшләнмәгән  булса кирәк. “Ул исемне  кушсалар мәчеткә аяк та басмаячакбыз!” – дип редакциягә дә килүчеләр, башка оешмаларга мөрәҗәгать итүчеләр булды. Мәчет – Аллаһ йорты, аңа тагын ниндидер исем кушу кирәкме икән! Бу җир йөзендә гөнаһсыз, андый олуг исемне күтәрә алырлык адәм заты бармы икән?

    Исем дигәннән, бер көләрлек тә, еларлык та вакыйга искә төште әле. Безнең абый ГДРда  хезмәт итте, Казан кызына өйләнде. Беренче балалары алар ялга кайтканда туды. Малайга Нил дип исем кушарга булдылар. Әмма авыл Советында “Безнең исемлектә андый исем юк!” – дип, таныклык бирүдән баш тарталар. Исемсез кешене  ил чигеннән чыгарып булмый дип, таныклыкны чик сакчылары язып бирә.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: