erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гадәттән тыш хәл кертелде

30 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм Татарстан Республикасының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе утырышын үткәрде.

Республика Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, 23 район үзләрен терлек азыгы белән җитәрлек күләмдә тәэмин итә алачак.

Шул ук вакытта кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хәл кискен тора. 5 июльгә кадәр районнар барлык төр милек формасындагы предприятиеләрнең, шәхси хуҗалыкларның азыкка булган ихтыяҗын анализлап, җитмәгән азыкларны булдыру чаралары күрергә тиешләр.

Рөстәм Миннеханов авыл хуҗалыгы оешмаларын һәм шәхси хуҗалыкларны азык белән тәэмин итү буенча эшне көчәйтергә кушты. Елга тугайларындагы, болыннар, урманнардагы үләннәрне дә чабып печән әзерләргә. Республикадан читтә азык әзерләүне көйләргә. Халыкка пай җирләре өчен исәп-хисап ясарга. Азык җитмәү киләчәктә терлекләрнең баш саны кимүгә, эш урыннары кыскаруга китерергә мөмкин. Моңа юл куярга ярамый!

Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән авыл хуҗалыгы культураларының коруына китергән авыл хуҗалыгы өчен хәвефле һава торышы (коры җил, туфрактагы корылык, атмосфер корылык) нәтиҗәсендә азык-төлек ягыннан иминлеккә янаган куркынычны бетерү максатларында республиканың 38 районында (шул исәптән Арча районында да) 30 июньнән гадәттән тыш хәл режимы кертелде һәм төбәк дәрәҗәсендә чаралар күреләчәк.

Рәсми мәгълүматларга карасаң, Арча районы яңгыр иң күп яуган район булып күренә. Әмма бу чынбарлыктан ерак тора. Минем язганым бар инде, метеостанция Арча шәһәрендә урнашкан, аның да көнбатыш өлешендә. Беркөнне көнбатыш өлешендә хәйран гына яңгыр явып үтте, ә көнчыгыш өлешендә бер тамчы да төшмәде. Әле менә узган төндә без, шәһәрдә яшәүчеләр, нинди яхшы яңгыр яуды, дип куандык. Шәһәрдә, “Казанка” ширкәтендә ул 20 мм яуган. Курсада –11, Кырлай,  Яңа Кенәрдә – 5,5-5 мм. Ә Кушлавыч, Иске Чүриле якларында бөтенләй юк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район буенча алганда хәлләр мактанырлык түгел. Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районы буенча бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов моны саннар белән аңлатып бирде.

– Июнь аенда, үсемлек-ләрнең үсү чорында туфракта корылык күзәтелде, – диде ул. – 28 июнь мәгълүматлары буенча 10 см тирәнлектәге туфракта дым бөтенләй юк иде. 20 сантиметрда – 1 мм (норма 3,2), 50 сантиметрда – 20 мм (норма 54), бер метрда – 77 мм (норма 118).

Моннан соң явачак яңгырлар иген уңышына артык йогынты ясый алмас инде. Әмма кукуруз, берьеллык үләннәр, күпьеллык үләннәрнең икенче катына өмет бар әле.

Киңәшмә үткән көнне төштән соң “Кырлай” ширкәтенең сугарулы басуларында булдык. Анда башка климат хөкем сөрә. Сугару буенча агроном Идрис Йосыпов яшәү көче ташып торган бәрәңге, кукуруз, язгы бодай, яшелчә басуларын күрсәтеп йөрде. “Күкрәк киереп” үсеп утыра алар. Июль ахырында иртә сорт бәрәңгене ала башлаячаклар. Дымга туйган кукуруз, бодайлар да башка басулардагы “туганнарыннан” нык аерыла.

– Һәр колхозда сугару системалары бар иде, – дип искә алды Әхмәт Хәкимҗанов. – Аларның буалары бүген дә бар әле. “Северный” ширкәте Носы буасын яңадан эшкә җигәргә җыена. Хәзерге вакытта районда 3 мең гектарда сугарыла, иң күбесе – “Кырлай” ширкәтендә. Башка хуҗалыкларга бу турыда уйларга вакыт.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X